erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә (5-12 май)

Барысын да өзлексез контроль астында тотарга омтылып, үзегезгә артык проблемалар тудырмагыз. Өстегезгә артык җаваплылык өймәгез. Пәнҗешәмбе көнне килеп ирешкән мәгълүмат сезне бик сөендерер. Ял көннәрендә яңа перспективаларга юл ача торган кеше барлыкка килергә мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез үзегезнең нәрсә теләгәнегезне үзегез дә белмисез бугай. Куйган максатларыгызда аз гына да шикләнмәгез, югыйсә аларга ирешү җиңел булмаячак. Хаталарыгызны анализлагыз да, алга таба атлагыз. Үз-үзегезгә ышанычыгызны югалтмагыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Уңышлы атна. Хәтта планлаштырылмаган берәр нәрсә килеп чыкса да, уңышлы тәмамланачак. Пәнҗешәмбе көнне кайберәүләр сезнең планнарыгызны бозып, кәефегезне төшерергә тырышырга мөмкин. Үч алмагыз: җомга көнне барысы да сезнең файдага хәл ителәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сез атна буе кызыклы вакыйгалар үзәгендә булачаксыз. Һөнәри өлкәдәге уңышларыгыз сезгә табыш һәм тотрыклылык китерәчәк. Шәхси тормышыгызда да сөенечләр мулдан булыр. Сезне мәхәббәт, романтика, гаилә кору куанычы көтә. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада яңа мәгълүматка һәм яңа танышларга аеруча игътибарлы булыгыз. Планнарыгызны чакырылмаган кунаклар “бозарга” мөмкин, ләкин караңгы чырай күрсәтмәскә тырышыгыз. Җомга көнне ашыгыч карарлар кабул итәргә, тормышыгызда нәрсәне дә булса кискен үзгәртергә кирәкми. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Әгәр амбицияләрегезгә юл куймасагыз, эшегездә моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешә алырсыз. Гап-гади карарлар катлаулы эш алымнарына һәм интригаларга караганда зуррак уңышларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Сезгә ял турында уйларга вакыт җитте.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эшегездә хезмәттәшләрегез белән дус, тату булыгыз. Һөнәри тәҗрибәгез белән уртаклашуыгыз хезмәттәшләрегез алдында сезнең абруегызны күтәрер. Шимбә көнне ясалган кечкенә генә ялгыш адым да күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Якшәмбе көнне бернинди тырышлык куймыйча гына, үз бәягезне күтәрү мөмкинлеге туачак.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атна бай һәм кызыклы булачак. Мөгаен, сөекле кешегез яки дусларыгыз белән күптән көтелгән сәяхәткә чыгу мөмкинлеге туар. Сез кызыклы вакыйгалар эчендә кайнаячаксыз. Бер генә проблема туарга мөмкин, ул да булса, ничек барысына да өлгерергә һәм беркая да соңга калмаска, дигән. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада сезнең мөмкинлекләрегез бик күп булачак, һөнәри өлкәдә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге туачак, форсатны кулдан очкындырмагыз. Сезнең өчен карьера баскычыннан нык басып менәр вакыт җитте. Шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләргә каршы тормагыз,  йөрәгегезне тыңлагыз, ул бөтен җавапларны да белә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Барысын да өзлексез контроль астында тотарга омтылып, үзегезгә артык проблемалар тудырмагыз. Өстегезгә артык җаваплылык өймәгез. Пәнҗешәмбе көнне килеп ирешкән мәгълүмат сезне бик сөендерер. Ял көннәрендә яңа перспективаларга юл ача торган кеше барлыкка килергә мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада сез чираттагы карьера баскычына үрмәли башлыйсыз, ә өстә сезгә бәхет елмая. Пәнҗешәмбе сезнең эшкә сәләтегез югары булачак: планлаштырган эшләрегезнең барысына да диярлек өлгерә аласыз. Әмма һәрвакыт эш турында гына уйларга ярамый, ял турында да онытмагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада вакыйгаларны ашыктырырга һәм ашыгыч нәтиҗәләр ясарга кирәкми. Кешеләр дә үзгәрә, шулай булгач, кичәге көндәшләрегез бүген дуска да әверелергә мөмкин. Озын ялларда өйдән ераграк китәргә һәм яңа җирләргә барырга, яңа урыннар күрергә кирәк.

Балык (19 февраль – 20 март)
Атна тормышыгызның төрле өлкәләрендә искиткеч нәтиҗәләр вәгъдә итә. Тик артык активлык һәм инициатива күрсәтергә, юрганны үзегезгә тартырга кирәкми. Хезмәттәшләрегез һәм якыннарыгыз белән планнарыгызны уртаклашыгыз - ярдәм беркайчан да вртык булмый ул. Якшәмбе көнне иске һәм кирәксез нәрсәләрдән котылыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-5-12-may

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X