Реклама
Бала мәктәпкә үзе генә барган.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 7.40 сәгатьтә Казанның Ш.Усманов урамындагы 27нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.
«Якынча мәгълүматлар буенча Renault автомобиле йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган һәм 9 яшьлек укучы малайны таптаткан. Ул юл кырыенда туктап торган машина артыннан йөгереп чыккан», — дип сөйләде Каханның ЮХИДИнең имин юл хәрәкәтен пропагандалау бүлегенең өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.
Бала мәктәпкә үзе генә барган.
Медиклар баланың имгәнгән урыннарын ачыклаган. Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз