erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Юра еш кына өйдән качып китә иде. Шуңа мин аны интернатка бирергә булдым..."

Бүген Мәскәүдә эстрада йолдызы Юрий Шатунов белән хушлашалар. "Кызыл таң" газетасы исә җырчы һәм аның әти-әнисе турында мәгълүмат җиткергән.

Билгеле булуынча, җырчының әти-әнисе аңа 3 яшь тулгач аерылыша. Әнисе Вера Шатунова, яңа гаилә корып, Зианчура районында яши. Ә әтисе Василий Клименко яңа гаиләсе белән Күмертауда кала.

Әнисе үлгәч, 11 яшьлек Юра әтисен үз гаиләсенә алуын үтенә. Ә анысы моннан баш тарта. Малайны әнисенең бертуганы Любовь Макарова ала. Әмма ул вакытта хатын ике баласын ялгызы тәрбияли, ире төрмәдә утыра. "Ул чорда матди хәлебез бик начар иде шул, - дип сөйләгән иде ул моннан берничә ел элек НТВ каналындагы "Звезды сошлись" тапшыруында. - Юра еш кына өйдән качып китә иде. Шуңа мин аны интернатка бирергә булдым. Анда башка балалар белән аңа рәхәтрәк булыр дип уйладым. Билгеле артист булгач, берничә тапкыр күрештек. Миңа япон магнитофоны, затлы киемнәр бүләк итте. Соңгы 15 елда күрешкәнебез юк. Гафу итсен иде мине, Юра..."

Интернаттан да качып йөри Юра, хәтта сукбай малайлар төркеменә дә кушылып китә. Кая барырга белмичә, урамда бәргәләнеп йөргән малайның шул ук шәһәрдә әтисе яшәп ята... Бәхетенә, аны Ырынбур өлкәсендәге балалар йортына урнаштыралар һәм ул анда музыка белән шөгыльләнә башлый. 

Танылу алгач, журналистлар артистның якыннары турында сораштыра, билгеле. Ул шунда ук бу сүзне кырка туктата: "Мин бу темага сөйләшергә теләмим, миңа бу кешеләр кызык түгел", - дип җавап бирә торган була ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә Василий Клименко үзе 2014 елда Башкортстан телевидениесе хәбәрчелере белән әңгәмәдә улын кунакка көтеп калуын әйтә. Хәзер икесе дә - Ходай катында...

Чыганак: "Кызыл таң"

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yura-esh-kyna-ydn-kachyp-kit-ide-shua-min-any-internatka-birerg-buldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X