erid:2VtzquqpS7d
Үз белдегең белән балконның тәрәзәсен алмаштырган яки тышлаган өчен штраф көтә
Яңалыклар

Үз белдегең белән балконның тәрәзәсен алмаштырган яки тышлаган өчен штраф көтә

Россиялеләрне үзбелдекләре белән балкондагы тәрәзә алмаштырганнары яки тышлаганнары өчен штрафка тартачаклар, дип хәбәр итә Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, мондый үзгәрешләр фасадны бизәү элементы сыйфатында бинаның техник паспортына кертелә. Шуңа күрә киләсе елның 1 мартыннан махсус инстанцияләрдә төзәтмәләрне килештерергә кирәк булачак. Документта берничә характеристика: төс, үлчәм, кулланыла торган материалларны күрсәтергә кирәк булачак.
Кагыйдәне бозганнарны 5 мең сум күләмендә штраф көтә.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/z-beldege-beln-balkonny-trzsen-almashtyrgan-yaki-tyshlagan-chen-shtraf-kt


Нет комментариев