Замирә Рәҗәпова: “Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде...”
Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпова социаль челтәрләрендәге “хейтер”ларга җавап кайтарды:
“Үлгәч кешегә 2 метр җир җитә. Нишләп кешеләр шушы кадәр иркен, якты, матур дөньяга сыймый икән? Әгәр дә кемдә кем, бу постны укып, Замирәгә минем сүзләр, тигән, дип сөенә икән, сез хаклы. Аңлыйм, акыллы, адекват, динле кешеләр язган сүз түгел. Мине кимсетер, рәнҗетер өчен, явызлык белән язылган сүзләр. Максатыгызга ирештегез, күңелемә тиде. Ләкин!!!! Бәхетегез арттымы?! Тормышыгыз ямьләндеме? Юктыр, шикләнәм. Ә менә рәнҗеш алдыгыз, анысы хак…”,– ди Зәмирә.
Искәртеп узарга кирәк, тәнкыйть сүзләре танылган алып баручының тышкы кыяфәте, ире, ураза тотуы һәм ифтар уздыруы белән бәйле.
“Дуслар, мин үз максатыма ирешә торган кеше, Ин шәәә Аллаһ, насыйп булса, киләсе елга да ясаячакмын, мин үзем һәм Аллаһ кына белә минем ниятемне! Мин адекват булмаган кешеләрнең сүзләренә карап, максатыннан тайпыла торганнардан түгел”,– дип сүзен йомгаклый журналист.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев