erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзер булырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавирус белән бәйле хәлләр турында сөйләде

«Хәлләрнең теге яки бу якка үзгәрүенә әзер булып тору мөһим. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күпләр сәфәрләрдән, шул исәптән чит илләрдән кайта. Моны исәпкә алу кирәк». Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәт каршындагы Коронавирус инфекциясе таралуга көрәш буенча координация советы президиумы утырышында шулай дип белдерде. Видеоэлемтә режимында үткәрелгән утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. (Ватаным Татарстан)

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, дөньяда коронавируска бәйле хәлләр, яңа штамм таралу аркасында, күзгә күренеп начарая. Премьер-министр сүзләренә караганда, инфекциягә каршы көрәш чаралары элеккечә үк кала. Вакытында тест уздыру бик зур әһәмияткә ия. Чирне ничек тә алданрак ачыклау сырхауны тизрәк дәвалый башлау һәм башкаларны чир йоктырудан саклау мөмкинлеге бирә.
Премьер-министр фикеренчә, вакцинация, элеккечә үк, инфекция таралуга каршы көрәшү буенча иң ышанычлы ысул булып кала. «Россиянең һәр төбәгендә яшәүчеләрнең бушлай прививка ясатуы өчен, вакыты җитсә – кабат ясатуы өчен, барлык мөмкинлекләр тудырылган. Моны Россия Президенты игътибар белән күзәтеп бара», – диде ул.
Михаил Мишустин узган елның 1 июленнән ковид кичерүчеләргә җентекле диспансеризация уздыру программасы башлануын искә төшереп үтте. Быел бу максатка 8 миллиард сум күздә тотылган.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять турында сөйләде. Ул, аерым алганда, ковид таралуга каршы көрәшүнең төп чараларына, вакцинациянең барышы, сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлеге һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә тукталды. Аның әйтүенчә, республика бюджетыннан коронавируска каршы көрәшкә, шул исәптән медицина оешмалары хезмәткәрләре эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга, аларны махсус кием-салым һәм индивидуаль саклык чаралары белән тәэмин итүгә, дарулар сатып алуга өстәмә рәвештә 3,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Татарстан Президенты әйтүенчә, 11 гыйнварга республикада чир йоктырган 43 мең 749 кеше теркәлгән. Пандемия чорында барлыгы 36 мең 800 кеше савыккан. Кызганычка, 1497 кеше вафат булган. Татарстанда чир күрсәткече 100 мең кешегә 1123 кеше тәшкил итә.
Республикада ковидка каршы халыкны вакцинацияләү дәвам итә. 2 миллион 298 мең кеше – прививканың беренче уколын, 1 миллион 863 мең 587 кеше икесен дә кадаткан. 140 мең кеше кабат вакцинация ясаткан. Республикада барлыгы 170 вакцинация пункты эшләп килә. Шулай ук кешеләргә өйләренә килеп прививка ясау да оештырылган.
Татарстан Президенты искәртеп үткәнчә, республика коронавирусның яңа – «омикрон» штаммы үтеп керү ихтималына тулысынча әзер. Әлегә мондый очраклар теркәлмәгән. Обсерваторлар, йогышлы авырулар хастаханәләрендә махсус бокслар әзер. Өстәмә ятак-урыннар булдыру мөмкинлеге бар. Моннан тыш «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларында «омикрон» штаммы таралган илләрдән кайткан кешеләргә тестлар уздырыла.
Узган елның 1 июленнән республикада, эпидемиологик вазгыятькә карап, тест үткәрү күләме арттырылган. Коронавирус инфекциясен ачыклау өчен 24 лаборатория эшкә җигелгән. Шулай ук дәүләт һәм хосусый медицина оешмаларында экспресс-тестлар уздырыла. 100 мең кешегә 306 ПЦРтест туры килә.
Шул ук вакытта Президент республикада коронавируска бәйле хәлләрнең тотрыклы булып калуын әйтте. Урын-ятаклар, дарулар – җитәрлек күләмдә. Җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы эшләп килә. Барлык җәмәгать урыннары Роспотребнадзор билгеләгән таләпләр нигезендә эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/01/72075/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X