Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зәкят һәм фитр нисабларының күләме кабат кимегән

    Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте зәкят һәм фитр нисабларының күләме кабат кимүен хәбәр итә.

     

    Мөхтәрәм дин кардәшләр! 2022 ел апрель аеның 19 көненә зәкят һәм фитыр сәдакасы түләү өчен нисабларның яңа күләменәрен хәбәр итәбез:

    — фитыр түләү өчен нисаб — 38 675 сум

    Реклама

    — зәкят түләү өчен нисаб — 426 275 сум

    Үзгәрешләр хәзерге вакытта алтын һәм көмеш бәясенең сату-алу базарында тотрыксыз булуы белән бәйле. Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Татарстан мөфтияте рәсми сайт аша нисабларның яңа күләме турында үзгәргән саен хәбәр итәчәк. Мөселманнар өчен мәҗбүри түләүләрне түләр алдыннан сайтта бирелгән нисабның актуаль күрсәткечләренә игътибар итәргә яки мөстәкыйль рәвештә нисаб күләмен исәпләп чыгарырга киңәш итәбез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: