erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульләргә пенсия түләнәчәкме?

Үзмәшгуль салым хезмәтендә теркәлгәч, Пенсия фондында да теркәлеп, ирекле рәвештә взнос түләргә тиеш.

Салым хезмәтендә теркәлеп тә, Россия Пенсия фондында теркәлмәгән үзмәшгуль кеше пенсиясез калырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

Ул үзмәшгуль булу өчен салым инспекциясендә теркәлергә тиешлеген искәртте. «Анда теркәлү Пенсия фондында үз ихтыяры белән иминият взносларын түләүче сыйфатында да теркәлгән дигән сүз түгел. Салым инспекциясендә теркәлеп тә, кеше пенсия фондына иминият взносларын түләмәскә мөмкин», — ди белгеч.

Светлана Гайдук әйтүенчә, шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын түләргә мәҗбүр, ә үзмәшгульләрнең мондый бурычлары юк.

«Әгәр кеше пенсия фондына мөрәҗәгать итмәсә, безнең өчен ул эшләмәүче булып санала. Пенсия булсын өчен, Пенсия фондында теркәлгән булу һәм иминият взносларын ирекле тәртиптә түләү кирәк», — дип аңлатты ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу шарт үтәлмәсә, взнос түләнмәгән чорга пенсия билгеләнә алмый. 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197288/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X