erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Безне акча аерды

Ирем белән аерылышуыбызның сәбәбен кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Күпләрнеке кебек хыянәт тә, эчү дә, кул күтәрү дә түгел. Сәбәбе – акча!.. (»Шәһри Казан »).

 

2019 елдан бирле ирем белән акча җыйдык. Шәһәрдән ерак булмаган берәр авылда җыйнак кына, матур гына бер йорт алырга хыялландык. Икебез дә хезмәт хакын аз эшләгәч, әллә ни күп җыелмады. Ярты миллион сум тирәсе булгандыр.

Җыелган акчаның яртысыннан җилләр искәнен белгәч, авып китә яздым. Ирем миңа әйтми-нитми генә шул акчаның 280 мең сумын тоткан! Янәсе тешләрен дәвалаган. Юк, ул миңа теш ясатырга барам дип әйтә иде, ләкин йорт акчасын тота дип башыма да килмәде. Ул безнең бергә җыйган уртак акча бит! Ни өчен ул миңа әйтмичә алган аны? Ә мин акчаны кысып тоттым, юк-барга туздырмадым. Ашау, кием, косметика – һәрнәрсәдә экономияләдем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыскасы, бу кеше белән яшәргә теләмәвемне аңладым да, без аерылыштык. Шулай итеп, йорт турындагы хыяллар чәлперәмә килде...

Саҗидә,
Казан

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/bezne-akcha-aerdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X