erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Туйдан соң бер ай узуга, иремә хыянәт иттем 

Кияүгә яратып чыкмадым. Бу адымым өчен бик үкенәм, чөнки үземне дә, иремне дә бәхетсез иттем. Мин бик ялгыштым ("Шәһри Казан").

 

Илсур – беренче мәхәббәтем. Мәктәптә укыганда ук бер-беребезгә гашыйк булып, бик озак очрашып йөрдек. Безнең мәхәббәттән көнләшүчеләр күп булды, ләкин арабызга җил-давыллар кертмәдек. Әти-әниләр дә үзара таныш иде, инде туганлашырга җыеналар иде. 

Тик барысы да идеаль була алмый. Түгәрәк бәхет кителә, диләр. Илсур белән холыкларыбыз охшаш безнең, ягъни икебез дә ут. Теге яки бу темага кызып китеп сөйләшсәк, бер-беребезгә юл куймый идек. Ләкин ничек тиз кызсак, шулай ук тиз тынычлана идек.

Ә бервакыт юктан гына шундый нык бәхәсләштек ки, бик озак сөйләшмичә йөрдек. Төшенкелеккә бирелгән чагым иде. Иптәш кызым кәефемне күтәрергә теләп кафега чакырды. Анда аның икетуган абыйсы Рәмис тә бар иде. Рәмис – бик күңелле, юморга бай егет, коеп куйган артист инде менә. Шундук кәефемне күтәрде. Ул кичтән соң да аралашуны дәвам иттек. Һәм танышуыбызга бер ай булгач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Төне буе уйладым. Илсур һаман элемтәгә чыкмый. Инде бер ай күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Имеш, характер күрсәтә. Мин дә беренче булып үзем бармыйм, билгеле. Шулай итеп, Илсурга үч итеп, Рәмискә ризалыгымны бирдем.  Бөтен туганнарым, якыннарым шаккатты. “Гөлназ, уйлап эшлисеңме соң?” - дип сүктеләр. Тик алар мине туктата алмады, мин Рәмискә кияүгә чыктым.

Туйдан соң Илсурдан смс-котлау килеп төште. Ничек сөенгәнемне белсәгез! Менә шул вакытта иң зур хата кылуымны аңладым. Мин Рәмисне бөтенләй яратмыйм бит. Бер ай буе көчкә түздем. Ул эштән кайтуга, ашарга да пешермәдем, өйне дә җыештырмадым. Сүз уңаеннан, без Рәмиснең фатирында яшәдек. Ул шулкадәр миңа гашыйк иде, барысына да күз йомды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туйдан соң бер ай узгач, мин Рәмискә хыянәт иттем. Беренче мәхәббәтем Илсур белән йокладым, чөнки аннан башка яши алмыйм, Илсурны гына яратам, миңа ул гына кирәк. Безнең очрашуларны Рәмисне шундук сизде. Инде барысы да билгеле булгач, мин Илсур янына күченеп киттем. Ә Рәмис әле дә кайтуымны сорап ялвара. Көн дә әти-әнием янына барып, мине ничек яратуы турында елый-елый сөйли. Тик миңа ул кирәкми...

Фото: pixabay.com

Гөлназ, Казан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tuydan-so-ber-ay-uzuga-irem-khyyant-ittem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X