erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Улы яшендәге егет белән яши

Дөньяда әллә нинди сәер хәлләр очрый. Мин дә сезгә үзем белгән, күргән хәл турында сөйләргә булдым әле. Ярты ел элек Руслан исемле бер егет белән таныштым. Ул безнең университетта укый. Элегрәк күземә чалынганы булды, очрашкан саен карашлары яндыра иде. Ашханәдә бер өстәл артына туры килгәч, танышып аралашып киттек (»Шәһри Казан »).

 

Яшь кенә булса да, инде машинасы бар, кесәсендә акча да йөри. Мине һәрвакыт кафе-рестораннарга алып бара. Ләкин акчасына кызыккан дип уйламагыз, мин аңа гашыйк булдым. Ул да мине ярата, безнең арада чын сөю. Без еш кына Русланның өендә булабыз, кайвакыт аларда кунып та калам. Олы апайлар орышса орышыр, тик хәзерге яшьләр шулай кунып, йоклап йөри инде...

Руслан – гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе аны ирсез табып берүзе үстергән. Төшеп калган гаилә түгел, фатирлары да зәвыклы. Әнисе акчалы эштә эшли. Күптән түгел Русланның әнисе бер егет белән танышкан. Әйе, аның үз тормышын көйләргә, бәхетле булырга хакы бар. Тик ул егет Русланнан ике яшькә генә олы. Башта ул егет боларга килеп кенә йөрде, аннары өйләрендә яши башлады. Читтән караганда, Русланның әнисе уллыкка бала алган кебек, яшь аермасы бик сизелә. 

Руслан әнисе өчен бик борчыла. Теге егетнең аларда яшәвен теләми. Тик берни дә эшләп булмый, әнисе сайлаган яр. Мин аларда кунганда, төннәрен мәхәббәт белән шөгыльләнгәннәренә кадәр ишетелә. Менә анысы бер дә килешми инде ана кешегә...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алинә,
Казан.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/uly-yashendge-eget-beln-yashi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X