erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Язмышыңа язылсамы?..

Киткәнче кызына сер чишүне иртәрәк дип санады.

Алмазия урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Аның да башка кызлар һәм егетләр кебек университет баскычларыннан менеп йөрисе, көрәп-көрәп белем аласы килде. Аның да, башка бик күпләр кебек, әти-әни акчасына ваемсыз гына итеп яшисе, дөнья күреп йөрисе килде. Тик... язмышыңа язылмагач – булмый икән... Аяз көнне – бар, болыт көнне – юк дигәндәй, авыру әнисен ялгыз калдырып, ерак шәһәргә китүдән, ләззәтле, заманча тормыш эзләүдән тыелып кала алды. Әнисе белән киңәште-сөйләште дә, кыяр-кыймас кына атлап, үзен укытып чыгарган мәктәбенә килде. 

– Хәлеңне беләбез, Кыямова. Укырга чынлап та китмәсәң, үзебездә эшләрсең. Бездә быел пионерлар саны артты, үзләренә бер вожатый кирәк булачак, – диде директор, кызның тел төбен тиз аңлап. – Билгеле, синең кебекләрне алга таба да укытасы иде дә бит!.. Ә син акыллы хәл иткәнсең, – дип өстәде ул бераздан. – Ялгыз әниеңне ташлап китмәвең хуплауга лаек! 

Алмазиягә дә, әнисе Тутыя апага да авыл халкы әнә шулай бик мәрхәмәтле. Китек күңелле ятим гаилә булгангамы, әллә аналы-кызлы икесенең дә бик кешелекле булуларын искә алыпмы – иске яраларын кузгатып йөрәкләрен телгәләгәннәре юк. Тик кеше күзгә төртеп әйтмәсә дә, Тутыяның бәгыренә таш булып утырган ул яра туктаусыз әрни, туктаусыз эчтән ашый иде. 

 

* * * 

Сугыштан соңгы еллар. 

Әтисе Ватанны сакларга киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады Тутыяның. 

Әнисе, озак та тормый, авыр елларның корбаны булды. Шулай итеп, әти белән әнисенә бердәнбер бала булып яшәгән кыз нигезләрендә япа-ялгыз торып калды. 

 

* * * 

Көз. 

Көн кичкә авышкан. Тутыя эштән кайтты да инешкә төшеп чиләкләренә су алды. Бер тамчысын да түкмичә йөгереп кенә кайтып килгәндә, капкалары янында көтеп торучы абыстайга күзе төште. 

– И-и кызым Тутыя, мөлдерәмә тулы чиләкләреңә тап булдым, юлым уңар, иншалла, – дип башлады ул сүзен. – Хәтерем ялгышмаса, төпчегем белән бергә туган идегез кебек. Быел сиңа да егерме җиде тула торгандыр, – диде ул, сүзне үзенә кирәк якка борырга тырышып. 

– Дөрес, абыстай, хәтерегез ялгышмый. Олыгаябыз, – диде Тутыя, абыстайның йомышын аңламыйча гына. 

Кунак, үзалдына сөйләнгән кебегрәк итеп, сүзен дәвам итте. 

– Болай юньле бәндәгә охшап тора торуын. Туганнарымны сугышта югалттым, үзем Уралдан, ди. Синең дә гомерең ялгыз үтә, мин әйтәм. Уйлап-уйлап карадык та, абзаң белән сине кулай күрдек. Әллә, Тутыя кызым, очрашып, сөйләшеп карыйсызмы? 

– Кем белән очрашырга? – диде Тутыя, курка калып. 

– Бәй соң, сине яучылап килдем ләса, – диде абыстай. 

– Алай олы эш белән йөргәч, әйдә, өйгә керик, – диде Тутыя. Чиләкләрен куеп, тиз генә самавыр тергезде. 

Абыстай кызның югалып калуын тиз сизенде һәм: 

– Курыккан эш хәерле була ул, кем, Тутыя. Барыбыз да шулай кыенсынып кергән инде егет куенына... Бер җирдә туктап оя корыр идем, ди. Болай хәлле генә күренә үзе. Чәй эчәрсез, абыстай, күчтәнәч, дип, йомшак конфетлар алган. Бер тартма бөртекле тәмле чәе белән яулыгы да бар. Ә кич белән йөзлекләр арасыннан көчкә бер егерме бишлек табып абзаңны кибеткә җибәрде. 

– Миңа кешенең акчасы кирәкми, абыстай. Тормыш көтәрлек, дөньямны үзенеке кебек итеп тотарлык иптәш кирәк, – диде Тутыя кистереп кенә. 

– Мин дә акчасын санамыйм. Мул куллы булырга охшый дип әйтергә теләвем генә, – диде абыстай. Аннан, йонның уңаена сыпырырга тырышып: – Тормышың Аллага шөкер инде кадерен белгән кешегә, – дип өстәде. 

– Кешесе кеше төсле булса, бер әйберем дә жәл түгел, – диде кыз, йомшый төшеп. Ул үзен кайгыртып килгән авылның мәртәбәле карчыгына төксерәк эндәштем, ахры, дип, бераз борчылып та куйган иде. 

Сүзне чәй янында дәвам иттеләр. 

– Кавын түгел, эчен ярып карап булмый. Әмма сугышта һәлак булган улым белән кайчандыр бергә поездда барганнар икән. Шуның буенча эзләп килгән. Улыгыз мировой иде, ди. – Абыстай күзләрен сөртеп алды. – Адресын бирде, кунакка чакырды, ди. 

– Сезнең балаларның начар аты чыкканы юк инде, абыстай. 

– Малайны искә алгач, үзебезгә дә якын булып китте шул. Абзаң белән киңәштек тә, еракка җибәрмик җиләк кебек Тутыя барында дип, сиңа тукталдык. 

– Маңгаенда, – дип пышылдауга күчте абыстай, уң кашы өстендә пәйгамбәр суккан мөһере дә бар. Андыйларны бик бәхетле, судан да коры чыгучан була, диләр бит. 

Тутыя монысына артык әһәмият бирмәде. Әмма: 

– Нәселе ниндирәк нәсел микән соң, абыстай? Бер туганы да калмый кырылып бетмәгәндер бит? – дип басым ясап сорады. 

– Төпчендем инде мин дә, кат-кат сорадым. Тамырыбыз корыды, бер мин исән калдым, ди. Аллага тапшырып, үзең күреп, сөйләшеп карыйсыңмы әллә? Насыйбың шул булса, белмәссең... 

– Сезгә килеп төшкәч, яман кеше түгелдер, шәт, – диде Тутыя, сүзне йомгаклагандай итеп. 

Икенче көнне Тутыя белән Урал ягыннан килгән мөһерле Хәкимгә мулла никах укыды. Ә инде тагын бер айдан кияү кеше суд каршына басты. Абыстай күргән йөзлекләр барысы да урланган чемоданнан табылган акчалар булып чыкты. Гомерендә андый эшләрне күз алдына да китерә алмаган Тутыя, хурлыгыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Ничек тә бу яман эшне авылдашларына сиздермәскә тырышты. Җилен тутырган сыерын сатып, ире урлаган акчаларны түләде. 

Атналар, айлар үтте. Тутыя көне-сәгате белән авырга узып, кыз бала тапты. 

– Алмазия дип исемлибез, – диде ата кеше. 

– Бик матур исем, мин риза, – диде Тутыя. 

Ләкин чамадан тыш холыксыз Хәкимне бала мәхәббәте генә дә үзгәртә алмады. Ул, һаман тузынып, хатынын кыйнады, ташлап китү белән янады. Ниһаять, көннәрнең бер кичендә алар өендә ут кабынмады... 

– Кичә көн буе фермадагы сыерларын кеше сауды. Сорамыйча китеп барганы юк иде, баласы авырыймы әллә? – диде бригадир, аларның капка төбендә атын туктатып. 

– Ишекләрендә йозак. Маллары да кычкырып ята. Әйтми-сөйләми кая китәрләр?.. – дип элеп алды күршеләре. 

Үзебез генә ниятләргә куркып тора идек, ни булса – шул, дип, нәни тәрәзә өлгесен алып, өй эченә колак салдылар. Өйдә ниндидер быдырдаган тавыш ишетелде, тынды, тагын ишетелгәндәй булды. Нидер бар монда дип, ишекнең күгәнен җайлап кына суырып, эчкә уздылар һәм аһ иттеләр. Өйнең асты өскә килгән. Бөгәрләнеп идәндә ятучы Тутыя аңлаешсыз сүзләр белән нидер әйтә, саташа, тагын аңын югалта. Җәрәхәтләреннән күп кан аккан. Ә бала сандык өстендәге мендәр-ястыклар арасыннан табылды. Бәхетенә, сабыйның сулыш алырга авызы да, борыны да ачык калган иде. Ләкин ул бик нык курыккан булса кирәк. Елаудан, озак бастырылып торудан тәмам хәлсезләнгән... 

Тутыя аңына килгәнче, төрле кеше төрлечә уйлады. Кайсылары: «Хәким үзе Тутыяны шушы хәлгә төшереп кыйнап чыгып качкандыр», – диделәр. Кайсылары: «Элек акчасын урлаган кешеләр килеп, оясын туздырып, Хәкимне алып китеп берәр җирдә ботарлап ыргытканнардыр», – дип фикер йөрттеләр. Тутыя исә хастаханәдә генә аңына килде. Ә ир әйтерсең эреп югалды. Аны эзләү, тикшертү турында беркем эш кузгатмады. 

 

* * * 

Яңа килгән табиб белән Алмазия бөтенләй уйламаганча очраштылар. Алмазия укучыларын урманга экскурсиягә алып барган иде. Сары урман шундый гүзәл! Аяк баскан саен төрле исемдәге яфраклар пырхылдап көлгән, үзара нидер сөйләшкән кебек кыштырдап куялар. Сөйләшүнең балалар да кимен куймый анысы. 

– Алмазия Хәкимовна, бу чаган яфрагы бит, әйеме? 

– Монысы юкә агачыныкы? 

– Дөрес таныдыгыз, балалар, – ди укытучы. – Әйдәгез, агачларын да табыгыз әле. 

Укучылар, чәчелеп китеп, агач төпләренә басалар. 

– Монда җиде чаган бар икән. 

– Сигез диген, менә тагын берәү. 

– Юкәләр өчәү генә. 

– Әнә, әнә тагын бер юкә агачы. 

– Булдырдыгыз! – дип мактый укытучылары. – Дөрес таптыгыз. Балалар тагын урман буйлап сибеләләр. 

– Алмазия Хәкимовна, менә монда чебен гөмбәләре кукраеп утыра. 

– Карагыз әле нинди зур абага. Алмазия Хәкимовна, абага чынлап та чәчәк атамы ул? 

– Ә син язучы Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» дигән әсәрен укымадыңмыни? 

– Класс белән укыдык бит, апа. 

– Рөстәм, өйләреннән чыгып китеп, җиде төн уртасында абага чәчәген ашый да, күренмәс кешегә әйләнә... 

– Ай-яй-яй, сез ничек күп беләсез икән! – дип бүлдерде аларны кулына таяк тотып урман эченнән килеп чыккан кеше. Аны шунда ук танып алдылар. «Табиб абый, табиб абый». «Исеме Алмаз», – дип пышылдашты алар бер-берсенә. 

– Исәнмесез, – диде егет, килеп җитәр-җитмәс, Алмазиягә баш кагып. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Исәнмесез! 

– Алмаз Хәкимулла улы Хәкимов. 

– Алмазия Хәкимовна Кыямова. 

– Фамилиядә үзгәреш булмаса, туган балалары дияргә дә мөмкин буласы икән, – дип шаяртты табиб егет. Сүз шунда өзелде. Балалар да көтелмәгәндә пәйда булган кунакка карап тынып калдылар. 

– Канлы үлән эзләп йөрим, – дип телгә килде Алмаз. Дөрес, дару үләннәренең күбесен җыю вакыты узды узуын. Тик табып булса, канлы үләнне бераз әзерләп куярга иде исәп. Авылыгыздагы авыруларны белешкәч, кемгәдер кирәк булачагын аңладым. 

Соңгы җөмлә Алмазиянең телен ачты. 

– Безнең авылның авыруларын сез каян белештегез? 

– Шәфкать туташыгыз – аяклы справочник. Миңа кадәр «табиб» булып торган бит, тәҗрибәсе дә зур, – диде Алмаз, бераз шаяртып та, мактап та. 

– Алмаз Хәкимуллович, безнең очрашуыбыз уйламаганчарак килеп чыкты. Әниебез белән без сезне өебезгә чакырып сөйләшербез дигән идек әле... 

– Ә сез биредә күрешмәдек дип уйлагыз. Сезнең кебек матур кызлар чакырганда, җир читенә барырга да риза, – диде ул кыю гына. – Әйтеп бетермәдегез шикелле, кемегез авырый? 

– Әнием. 

– Чире нәрсәдән гыйбарәт инде? 

– Кан килә аның, – диде ул, балалар ишетмәсен тагын дигәндәй, як-ягына каранып. 

– Кайдан? – Алмазиянең кыенсынганын күреп: – Авырудан оялырга кирәкми, туташ. Чирен яшергән – үлгән, диләр, шулай бит? – дип өстәде. 

– Олы йомышын үти торган җирдән. 

– Димәк, канлы үләнне мин сезгә эзлим икән... 

Табиб тагын да җанланып китеп, балаларга үзе «хуҗа» булды. 

– Балалар, сезгә урман ныграк таныш. Берәрегез канлы үләнне таныймы? Бармы ул сезнең урманда? 

Кайсылары «белмибез», кайсылары «минем күргәнем юк», диде. 

Ә бер кыз: 

– Бар, абый, бар. Мин таныйм аны, – дип кулын күтәрә-күтәрә алга чыкты. – Бәби тугач, әбием белән җыеп алып кайттык. Бәбиебезнең тәне бозылган иде. Канлы үләнне салып югач төзәлде. Тик сарысы бик чыга икән аның, әнинең өр-яңа  ләгәнен сап-сары итте, – дип такмаклады кыз. 

– Ә сез аны каян җыйдыгыз? 

– Әнә теге урман авызыннан. Шунда күп ул. 

– Әйдәгез барып карыйк. 

Мәгълүмат биргән кыз алдан йөгерде һәм әллә каян: 

– Менә, менә ул канлы үлән, – дип оран салды. 

 

* * * 

Икенче көнне Алмаз Алмазияләргә үзе килде. Авыруның үпкәсен, йөрәген тыңлап карады. Әле эченә, әле аркасына яткырып бавыр турысына басып, бөер турысына суккалап кайтавазын тыңлады. Күзен, телен тикшерде. Аннан соң Тутыяның кайчаннан бу чир белән интегә башлавын, нәрсәләр белән дәвалануын, канның кайчан тукталып торуын бәйнә-бәйнә сораштырды. Әмма Тутыяның теле берне сөйли, башы икенче нәрсә уйлый иде. Ул Алмаз өйләренә килеп керүгә үк имәнеп китте. Кул чукларын, ияк тирәләрен, хәтта кешегә бераз яны белән утыруын ук үзе белән ике ел чамасы яшәп, үлем хәленә төшереп кыйнап чыгып качкан Хәкимгә ошатты. 

– Улым, син кайсы авылдан? – диде ул, кызы әзерләгән чәй янына түгәрәкләнеп утыргач. 

– Ыкның теге ягыннан, апа. 

– Башкорт егетемени? 

– Башкортстан татары. 

– Ниме соң, әти-әниең бармы? 

– Әнием бар. Ә әти?.. Исән диләр аны да, әмма безнең белән тормый. 

– Әтиеңне күреп беләсеңме соң, улым? 

– Әнием, безгә анысы нигә кирәк инде? – диде Алмазия, әнисенең артык күп сораулар бирүен яхшысынмыйча. 

– Юк, белмим, – дип әңгәмәне дәвам итте Алмаз, Алмазиягә бөтенләй дә илтифат итмичә. 

– Үскәч тә эзләп тапмадыңмы? 

– Әнием рөхсәт итмәде. Әниемне җәберләп яшәгән ул. Ахыр чиктә кыйнап, әйберләрен урлап чыгып качкан... Ләкин бу сүзләр авылда сөйләп йөрү өчен түгел, Тутыя апа. Ни дисәң дә, сезнең авылга дәвалаучы булып килдем бит мин. Кешеләрне гарипләндерүче кансыз Хәкимулла малае булып түгел, – диде. Аннан, артыгын сөйләп ташладым, ахры, дип, үкенгәндәй итеп өстәде. – Әнием әйбәт кеше минем! «Канатсыз фәрештә» дип кенә йөртәләр үзен. Бөтен тирә-юнь халкын дәвалап тора. Сөлек сала, – Алмаз, көлемсерәп, бөтенләй икенче тавыш белән балачак хатирәләрен баетып, сүзен дәвам итте: – Алар бит, сөлекләрне әйтәм, ике-өч елдан артык яшәми. Көлдә яки тозда тәгәрәтә-тәгәрәтә костырып җәфалагангадыр инде. Ә костырмас идең, алты айсыз карыннары ачмый, капмыйлар. Ярдәм, өмет итеп килүче кеше күп. Нишләргә? Әнинең күзе бездә. Букчага тәмле әйберләр салып, егерме чакрым ераклыктагы сөлекле күлгә җибәрә. Ә ул күлнең матурлыгын күрсәң – өстенә көмеш тәңкәләр сипкәннәрмени? Болай гына да күрергә барырсың менә! Сөлекләр әнә шундый бик чиста суда гына яши икән. Кайрысын юнып, ап-ак юкә агачларын батырып куясың суга, кайчагында ике-өч сөлек тә ябышмый. Ис яратмыйлар. Кулларны тагын бер кат комлап юып, таякларны тагын бер кат комлап ышкып суга батырасың да куна каласың. Иртән торуыңа ярый ла таягыңны сырып алсалар?.. Әй, зарлану түгел инде бу, сүз уңаенда искә төшерү генә, – ди Алмаз елмаеп. – Медицина институтында укыганда мин ул сылуларның серләрен тагын да күбрәк белдем. Җир йөзендә дүрт йөз төре бар икән аларның. Бездә шуларның кан суырырга яраклы ике генә төре яши. Хәзер алары да Кызыл китапка кертелгән. Шуңа күрә соңгы вакытта биофабрикаларда үрчетелә башладылар... 

– Алмаз, әллә син сөлек тә саласыңмы? Әллә сөлекләрең дә бармы? – диде аны кызыксынып тыңлап утырган Алмазия. 

– Әлегә юк, әмма сала башларга уйлыйм. Су хәрәкәттә чагында – яз, җәй, көз айларында салырга кирәк аларны. Теләсәң, сине дә өйрәтермен, – диде Алмаз. 

– Ә мин куркам. 

– Нәрсәдән? Сөлекләрдәнме, кешеләрдәнме? 

– Сөлекләрдән дә... Кешеләрнең авыртмаган җирен тешләтсәң?.. 

– Беренчедән, Алмазиякәй, алар авырткан җирне үзләре эзләп таба. Икенчедән, сөлекләр – бик матур җан ияләре. Аркалары буйлы, дулкынлы, өстәвенә, яшь кызларны бик яраталар. Ә менә тәмәке тарта, тирли торган ирләрне тешлиселәре килми. Ә бер тешләсәме, сәгатьләр буе җибәрми – китабыңны ал да укып тик утыр. Кагылганны-борчыганны да өнәмиләр, үзләре егылып төшкәнче сабыр гына көтәргә кирәк. Авыруны да урыныннан кузгатмау хәерле, – диде Алмаз елмаеп, – бөтен сере менә шул! Сөлек салу – безнең, әнием ягыннан, буыннан-буынга килгән һөнәребез ул, Алмазия.  Менә мин дә алар ягына тартканмын, ахрысы. 

– Бала ике якка да охшый шул. Ата канын да әллә кая куеп булмый, – дип көрсенде Тутыя, һаман үз уйларыннан арына алмыйча. 

Алмазия әнисенең сүзләреннән тагын кыенсынды. 

Алмаз исә: 

– Шулай, Тутыя апа, туры эчәкне мин әйткәнчә канлы үлән төнәтмәсе белән юдырасыз, нәтиҗәсен миңа җиткереп торасыз. Ашыгыч кирәк булсам, чакырасыз. Китим. Бик озак утырдым, бик күп сөйләдем дә, – дип, саубуллашып чыгып китте. 

Әлеге очрашуны Тутыя үзенчә анализлап, үзенчә нәтиҗә чыгарса да, Алмазиягә шикләрен белдерергә ашыкмады. Бары тик айлар, еллар үтеп, кызының Алмазга кияүгә чыгу ниятен ишеткәч кенә башын тотып уйга калды. 

– Кызым, – диде ул, ипләп кенә, – Алмазның маңгаенда миң күргән шикелле булдым, әллә берәр чүп кенә ябышкан иде микән? 

– Ничек күрдең икән, әнием? Ул аны чәче белән гел каплап йөртә бит. 

Тутыя бу сорауны тагын бер кат тикшереп карамакчы булып, юри генә биргән иде. Алмазиянең җавабын ишеткәч, бөтен шикләренә нокта куйды. Эченнән генә: «Шул, шул Хәким малае бит бу!» – дип кабатлады. Кызының язмышы өчен үзәге өзелде. «Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап та минем аркада укырга китә алмады. Инде хәзер тагын минем гаебем аркасында үз туганына кияүгә чыгарга җыена. Тәүбә, тәүбә – авызымнан җил алсын!» – дип, хафалы уйларга чумды. 

Шунда ул, икеләнергә урын калдырмыйча: 

– Кызым, миңа Алмазның әнисе янына барып кайтырга кирәк. Шыпырт кына, хәтта Алмазга да белгертмичә, – диде. 

– Нишләп инде, әнием? Йола буенча Алмазның әнисе үзе мине сорап килергә тиеш бит, – дип гаҗәпләнде Алмазия. 

– Сәер сәфәр булса булыр, барыйм әле, ерак ара түгел бит. Сораучы булса, җиңги сырхаулап тора икән, хәлен белешергә китте, диярсең, – диде ул, катгый карарга килеп. 

Киткәнче кызына сер чишүне иртәрәк дип санады. «Бик яратышалар шикелле, үземнең генә тешем үтмәс, ә көндәшем белән бергәләп үгетләсәк, шәт, иншалла, җиңәрбез» дип фикер йөртте. 

Әмма... Язмышыңа язылсамы?.. 

Нәкъ шул кичтә, ике ана, балаларының мөһерле Хәкимнән икәнлеген төгәл ачыклап, сөйләшеп утырган кичтә, бер ата балалары Алмаз белән Алмазия зөфаф киченә керделәр... 

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/proza/yazmyshya-yazylsamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X