erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Марат Мөхәммәтшин: “Чакырдылар. Китәргә бурычлы”

Яңа Кенәрдән Марат Мөхәммәтшин 2022 елның октябрь аеннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Ул иң беренчеләрдән булып мобилизация дулкынына эләкте һәм хәзерге көнгә кадәр хәрби бурычын үти. Берничә тапкыр кыска вакытлы ялга да кайтып килгән. Әти-әнисе, хатыны белән булдыра алганча элемтәдә тора.

Узган ел Марат Мөхәммәтшин махсус хәрби операция герое булып кына түгел, изге күңелле кеше буларак та танылды.  
– 9 июнь көнне Яңа Кенәр авылында милли бәйрәм, Сабан туе узды. Елдагыча югары дәрәҗәдә әзерләнгән бәйрәм берничә авыл халкын җыйган иде. Сабан туеның төп ярышы булган көрәштә көрәшчеләр 40 килограммга кадәр, 40 килограммнан югары, 70 килограммга кадәр һәм 70 килограммнан югары (авыр үлчәү) авырлыкларда бил алышты. Алар арасында Яңа Кенәр, Сөрде, Арча, Мари Иле һәм Казан көрәшчеләре бар иде, – дип язды ул чакта район газетасы хезмәткәре Гөлнур Миннебаева. 

Әмма ул Сабантуйның башка еллардан аермалылыгы бар иде. Нәрсәдә, дисезме? Бу сорауга җавап Яңа Кенәр авылының батыр егете Марат Мөхәммәтшин белән бәйле. 

Узган ел Яңа Кенәр Сабантуенда батыр калучылар үзләренә тиешле бүләкне, шулар белән беррәттән иң яшь көрәшче тәкә алды. Аны бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Яңа Кенәр егете Марат Мөхәммәтшин исеменнән тапшырдылар.
– Сабантуйга берничә көн кала шалтыратып, ирем үзе исеменнән тәкә алуны сорады. “Авылыбыз Сабантуена үз өлешемне кертәсем килә, ул тәкәне иң яшь көрәшчегә тапшырсыннар”, – диде. Җиңүчегә түгел, нәкъ менә иң кечкенә көрәшчегә бирергә дип кат-кат әйтте ул. Әти белән танышлардан тәкә алып кайттык һәм бәйрәм көнне иртә белән энем Салават белән оештыручыларга илтеп тапшырдык, – ди Марат Мөхәммәтшинның хатыны Гүзәлия ханым.

Әманәт бүләк Яңа Кенәр авылы Сабантуеның иң кечкенә көрәшчесе алты яшьлек Камил Сафинга насыйп булды. Ул Яңа Кенәр хастаханәсендә озак еллар хирург булып эшләгән Дамир Сафинның (мәрхүм инде) оныгы булып чыкты. Бүгенге көндә алар Казанда яши. Камил көрәш түгәрәгенә йөри икән. Аның өчен генә түгел, әти-әнисе өчен дә бу көтелмәгән бүләк булган.

Кем соң ул Марат Мөхәммәтшин?

Мөгаен, күпләрне шул кызыксындыра. Гап-гади кеше. 1983 елның 1 гыйнварында Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән. Әнисе Венера гомер буе Яңа Кенәрдә яшелчә киптерү заводында хезмәт куйган, әтисе Рәшит механик-шофер булган, аннан яшелчә киптерү заводында котельныйда эшләгән. 
– Без Рәшит белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан мәктәптә укыдык. Армиядән көтеп алдым. Өйләнешкәч Мәскәүдә яшәдек. Беренче балабыз шунда туды. Һәм авылга кайттык. 45 ел бергә гомер итәбез, – диде Венера.

Гаиләдә дүрт бала үскән. Ике малай, ике кыз. Марат икенчесе. Начар укымаган, тәртипле бала булган, кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнгән, сабантуйларда урыннар яулаган. 

– Марат кечкенәдән техника белән кызыксынды, әтисе янында гаражда булды. Бергәләп моторлар җыйдылар, – диде Матарның әнисе Венера ханым. – Аннан Илгиз Салихов оештырган көрәш түгәрәгенә йөрде. 3-4 сыйныфларда укыганда Яңа Ашыт, Яңа Кенәр, Мари Иле авылларына барып, сабантуйларда көрәшеп, икенче урыннарны яулап килде. “И, әни, сарык алып кайта алмадым инде”, – дия иде. Беренче урын алып булмады, диюе инде бу. Мебель белән бүләкләнә иде. Аннан хайваннар бик яратты. Андый кеше берничек тә начар күңелле була алмый. Кечкенә вакытында көрәш белән шөгыльләнгәч, кечерәк балаларның көрәшүен яратты, “Хәрәмләшмәсеннәр, рәнҗетмәсеннәр иде, алар чын күңелдән көрәшә бит”, – диде. Үзе берәүне дә рәнҗетмәде, кешелекле булды, безгә дә бик булышты.   

erid: 2VtzquYZ54a

Марат Яңа Кенәр мәктәбендә белем алган. Һәм Казандагы 17нче һөнәр училищесын сайлаган. Анда пешекче һөнәрен үзләштереп чыккан. Әнисе: “Нигә, улым?” – дип сорагач: “Пешерергә өйрәнәсем килә”, – дип җавап биргән. Ул юнәлештә эшләмәсә дә, өйдә бу һөнәрне сайлавы бик тә ярап куйган. Тәмле-тәмле ризыклар пешереп ашаткан.  

Аннан соң армия. Ике ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Кайткач егет читтән торып Казанга институтка укырга кергән. Тик беренче курстан соң киткән. Нигәдер, ошатмаган. Казанда оргсинтез заводында эшләгән, озак еллар машинада ерак араларга йөк илткән (дальнобойщик), янгын сүндерүче булган. 

– Травма алу сәбәпле, Марат ул эшеннән киткән. Аягын авырттырган ул. Шуннан соң Казанда шәхси фирмаларда җиңел машиналарда эшләде. 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнде. Аягым авырта, дип тә тормады. Югыйсә, өч операция кичерде. “Чакырдылар, китәргә бурычлы”, – диде. Аягы авырту сәбәпле, кала да ала иде. Юк, андый мөмкинлек булуга карамастан, әйткән сүзеннән кайтмады, – диде Гүзәлия ханым. – Башта пешекче булды. Аннан отделение командиры итеп куйдылар. 

– Улым, аягың авырта, кала аласың бит, дидем. Ул миңа: “Әни мин китмәсәм, башка кешене алалар. Анасының күзләренә ничек карарсың?” – дип җавап кайтарды. Башка сүз дәшмәдем, – диде Венера апа. 

Узган елның декабрь аенда каты бәрелешләр вакытында нык кына яралана Марат. Кабыргалары сына, тәне, аяк-куллары пешә. Озак кына Мәскәүдә госпитальдә дәвалана. Аннан тернәкләнеп бетү өчен бер айга өйгә җибәрәләр. 
– Бер ай үтү белән яралары, пешкән урыннары тазарып та бетмәгән килеш яңадан китте. “Китәргә кирәк”, – диде. Март ахырында кайткан иде. Апрель ахырында озаттык, – диде Гүзәлия Мөхәммәтшина. – Нишлисең, шундый җаваплы, намуслы кеше инде ул безнең. Ярый әле, җай чыккан саен сөйләшеп торабыз. Шуның белән күңел юана. 

Гүзәлия ханым әйтүенчә, шундый йомшак күңелле, изге җанлы, шәфкатьле, ярдәмчел кеше ул. Авырлыклардан курыкмый, җаваплы, сүзеннән кире кайтмый, нык характерлы. Әти-әнисен, ике яктан да туганнарын якын итә, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. 
– Бик акыллы бала булды ул. Дүрт бала арасыннан аерылып торды. Нык сагынам улымны. Елмаюын, ягымлы карашын, “әни”, дип яратып эндәшүен сагынам, – диде әнисе. – Хатыны Гүзәлия дә бик кешелекле. Безгә ярдәм итеп тора. Ул яктан бәхете булды улымның. Маратым исән-сау гына кайтсын да, тигезлектә, безне сөендереп, матур гомер итсеннәр. Миңа гына түгел, бөтен аналарга балаларын исән-сау килеш көтеп алырга язсын. Бөтен теләгем шул. 

Марат Мөхәммәтшин быел да Сабантуйны көтеп алган һәм үзенең изге гамәлен кабатлады. Иясе дә табылды. Быел Яңа Кенәр сабан туенда ул Иске Иябаштан Данияр Әхмәтгалиевка насыйп булды. Данияр – кечкенәләр арасында җиңел үлчәүдә беренче. Аңа 11 яшь. Марат абыйсына тәкә өчен зур рәхмәтләрен җиткерергә кушты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев