5 октябрь 2022 яңалыклары
-
Юл читенә төшеп киткән машина тимер-томыр өеменә әверелгән, ике кеше имгәнгән
Юл һәлакәте кичә көндез Чирмешән – Нурлат трассасының 25нче чакрымында, юл «Солнечный» лагерена борыла торган урында булган. «Лада Нива» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән.
-
Мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә ярдәм чаралары
Казанда өлешчә мобилизациягә бәйле мәсьәләләр буенча шәһәр штабының чираттагы утырышы булды. Анда мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларының башлангыч исемлеге игълан ителде (»Шәһри Казан », Дамир Бәдриев).
-
Арчада Галәветдиновлар гаиләсенә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен
Мәрхүмнең әти-әнисенең, гаиләсенең тирән кайгыларын уртаклашабыз.
-
КФУның Чаллы филиалы доценты 12 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәт өчен хөкем ителде
Прокуратура КФУның Чаллы филиалында эшләүче 36 яшьлек доцентка карата кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә (»Татар-яинформ»).
-
«Миңа рәнҗеп үлде ахрысы, әнкәй. Рәнҗеттем шул, рәнҗеттем...»
Килене белән талашмады Сания, шулай да күңеле рәнҗеде. Ул сандык эчендә Саниянең бөтен тормышы бит. Сугыштан кайтмый калган ире белән кызының хатлары, аларның киемнәре, балаларының истәлекләре. Сугышның беренче көнендә үк ире Әхмәтне сугышка алдылар. Сания дүрт бала белән калды. Олы кызы ул вакытта врачлыкка укырга киткән иде (»Шәһри Казан »).
-
Татарстанлыларны һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтәләр
Бу атнада төнлә – 4-9, көндез 8-14 градус җылы булыр дип көтелә (»Ватаным Татарстан »).
-
«Әлегә тулды, диделәр»: повестка белән чакыртылып, кайтарып җибәрү очраклары (»Интертат»).
Күпләрне мобилизацияләделәр. Шулай да, повестка килеп, военкоматка баручыларны өйләренә кире кайтару очраклары да бар. «Интертат» хәбәрчесе аларның үзләре белән сөйләште.
-
Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән котлыйм. Хезмәтегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт.