erid:2VtzquqpS7d
Татарстанлыларны һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтәләр
Яңалыклар

Татарстанлыларны һава торышындагы кискен үзгәрешләр турында кисәтәләр

Бу атнада төнлә – 4-9, көндез 8-14 градус җылы булыр дип көтелә (»Ватаным Татарстан »).

 

Татарстанда 5, 6 һәм 7 октябрь көннәрендә яңгырлар явачак. Җил секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Фаразлар буенча, 8 октябрьдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Атна ахырына атмосфера басымы арту белән, явым-төшем дә туктый. Көндез 11-16 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Көчле җилләр атна ахырында да саклана.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев