Прокуратура КФУның Чаллы филиалында эшләүче 36 яшьлек доцентка карата кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә (»Татар-яинформ»).
Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныды. Суд аны ике ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шулай дип белдерде.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кызга 12 яшь.
Агентлык хокук саклау органнарының Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләүләре турындагы мәгълүматны тикшерүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/kfunyn-cally-filialy-docenty-12-yaslek-kyz-belan-ensi-elemtaga-kergan-ocen-xokem-itelde-5861007
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев