erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән котлыйм. Хезмәтегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт.

 

Бүген Укытучы шәхесенең һәр кеше тормышындагы әһәмиятенә бәя биреп бетерүе кыен. Киләчәк буынның язмышы һәм тормышы, илнең иртәге көне күп дәрәҗәдә педагог һәм остазга, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

Районда үз эшләрендә Россия мәгарифе традицияләренә тугрылыкны һәм заман белән бергә атлауны оста  бәйләргә омтылучы, укыту процессына яңа алымнар кертеп, иҗади якын килүче менә дигән укытучылар хезмәт итә. Сезнең намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә мәктәпләрдә тормышка илгә уңышлы үсеш өчен кирәкле тирән белемле, яңача фикерләүче, социаль актив кешеләр тәрбияләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм эшегездә иҗади дәрт телим. Сез балаларга юмарт бирә торган энергия игелекле эшләрегез өчен үзегезгә яңа көч булып әйләнеп кайтсын!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев