7 август 2026 яңалыклары
-
«Икмәк булса, җыр да була»: агиткультбригада игенчеләр өчен концерт куйды
Аның чираттагысы “Яңарыш” хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләр өчен күрсәтелде.
-
Ноябрьдә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә
Ноябрь аенда Татарстан халкы өчен быелгы елның иң кыска эш атнасы булачак. Ул нибары өч эш көненнән торачак, шуларның икесе кыскартылган эш көне була.
-
Хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелде
ТРның Электрон Мактау тактасына кертелгән 194 райондашыбыз арасында 50 елдан артык журналист һөнәренә тугры калып эшләүче хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов та бар
-
Татарстанның Электрон Мактау тактасына Арча районының 194 хезмәт алдынгысы кертелде
Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме урын алды.
-
Сентябрьдән россиялеләр МАКС аша транспортта йөрү өчен түли алачак
2026 елның 1 сентябреннән бөтен Россия буенча милли мессенджер МАКС аша җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү мөмкинлеге булачак. Бу хакта Транспорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның пассажирлар ташуны үстерү буенча комиссия әгъзасы Кира Доросева сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
“ТАТМЕДИА” белән ЦУМ хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казанда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте һәм Үзенчәлекле осталык үзәге (ЦУМ) арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Ул милли мәдәни мирасны һәм халык сәнгать кәсепләрен популярлаштыруга юнәлгән уртак проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота.
-
Татарстанның электрон мактау тактасында «Татмедиа» хезмәткәрләре тәкъдим ителде
Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасын эшләтеп җибәрделәр, анда төбәк предприятиеләренең күренекле хезмәткәрләре тәкъдим ителгән иде.
-
Татарстанда бүген +31 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 7 августта, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Республикада явым-төшем ихтималы зур түгел, ә көндез һава +31 градуска кадәр җылыначак.