10 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Балаларны йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде
Штрафлар арта
-
Игътибар: республикада һава торышы үзгәрә
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтә: 10 января 18:00дән 11 января 18:00гә кадәр республиканың көнчыгыш районнарында һава торышы үзгәрәчәк.
-
Арча аренасында боз әкияте күрсәтелде
Яңа ел каникуллары көннәрендә «Арча-арена» боз сараенда тамашачыларга чын кышкы могҗиза бүләк ителде — «Салкын йөрәк» (»Холодное сердце») мультфильмы мотивлары буенча куелган боз шоу узды. Якты, мавыктыргыч тамаша балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм бүләгенә әверелде, ә залда чын әкият рухы хөкем сөрде.
-
Кар һәм боз төшү очраклары: кем җаваплы?
Кышын биналарның түбәләреннән, балконнардан һәм козырькалардан кар һәм боз кисәкләре төшү очраклары еш очрый. Мондый хәлләрдә кем җаваплы дигән сорау туа. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу кар яки бозның кайсы объекттан төшүенә бәйле.
-
Татарстанда агросыйныфлар челтәре киңәя
2025 елдан Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында агросәнәгать тармагын үстерүгә юнәлдерелгән биш федераль проект тормышка ашырыла, шул исәптән кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.
-
Кыш көне терлек асраучыларга киңәшләр
Шәхси хуҗалыклар өчен төп киңәшләрне тупладык
-
Изге Рамазан ае башлануына бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара
Рамазан – мөселманнар өчен иң изге айларның берсе, чөнки нәкъ шул чорда мөэминнәр мәҗбүри ураза тота, күбрәк гыйбадәт кыла, Коръән укый һәм изге гамәлләр башкарырга омтыла.