erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча аренасында боз әкияте күрсәтелде

Яңа ел каникуллары көннәрендә «Арча-арена» боз сараенда тамашачыларга чын кышкы могҗиза бүләк ителде — «Салкын йөрәк» (»Холодное сердце») мультфильмы мотивлары буенча куелган боз шоу узды. Якты, мавыктыргыч тамаша балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм бүләгенә әверелде, ә залда чын әкият рухы хөкем сөрде.

 

Шоуның төп геройлары — фигуралы шуу түгәрәгенә йөрүче яшь спортчылар. Алар өчен бу чыгыш гади генә тамаша түгел, ә зур дулкынлану һәм тырышлык таләп иткән мөһим вакыйга булды. Куелышта түгәрәккә йөрүче барлык балалар да катнашты, һәркайсы үзен зур боз тарихының бер өлеше итеп тоя алды.

Фигуралы шуу буенча тренер Дарья Корбанова сүзләренчә, мондый шоу кую — аның күптәнге хыялы булган. Куелышның сценарийсын да, костюмнарның эскизларын да ул үзе әзерләгән. Әлеге эштә балаларның ата-аналары да актив ярдәм күрсәткән, нәтиҗәдә тамаша чыннан да истә кала торган булып чыккан.

Боз шоуга әзерлек ике ай дәвамында барган һәм ул гадәти спорт күнегүләре белән янәшә алып барылган. Атнасына берничә тапкыр узган репетицияләргә балалар зур теләк белән йөргән, үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышкан.

Ата-аналар да түгәрәк эшчәнлеген югары бәяли. Мәсәлән, Кристофф ролен башкарган 8 яшьлек Исмәгыйльнең әнисе — Алсу Шакирҗанова — улының дүрт яшеннән бирле фигуралы шуу белән актив шөгыльләнүен әйтте. Исмәгыйль ярышларда да уңышларга ирешә, даими рәвештә призлы урыннар яулый. Әнисе бу уңышлар өчен тренерга һәм спорт мәктәбе җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.

Тамашачылар яшь фигурачыларның чыгышын бик җылы кабул итте. Алкышлар бик озак дәвам итте, артистларны боздан озак вакыт җибәрмәделәр. Әмма иң зур шатлыкны, һичшиксез, чыгыш ясаган балалар үзләре кичергәндер.  Алар өчен бу көн чын бәйрәмгә һәм үз-үзләренә ышаныч бирүче мөһим вакыйгага әверелде.

«Арча-арена»да узган боз шоу тагын бер кат хыял, ата-аналар ярдәме һәм үз эшеңә мәхәббәт булганда, кечкенә спортчылар да зур әкият тудырырга сәләтле булуын исбатлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре