12 март 2026 яңалыклары
-
Бүген танылган табиб, шагыйрь, язучы Марс Хафизов вафат
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
-
Комиссия утырышында
Җитди сөйләшү.
-
Яңа Иябаштан Шәрәфетдин Шиһаповка 95 яшь!
Котлыйбыз! Безнең белән элемтәгә Гөлгенә Шиһапова чыкты. Менә нинди киленнәр бар! Кайнатасы турында кайгыртучы. Гөлгенә ире Азат белән төп йортта әтиләре белән бергә яшиләр. Бүген алар юбилей белән мәшгуль.
-
Волонтер булу җиңелме?..
Кемнәр соң алар волонтерлар? Волонтерлар – бик җаваплы, актив кешеләр. Алар ятимнәргә, өлкәннәргә, тормыш авырлыкларына дучар булганнарга ярдәм итәргә ашыгучылар.
-
Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды
Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә тракторчы-машинист һөнәре буенча квалификация имтиханнары үткәрелде.
-
Татарстанда ашыгыч эвакуация турында ялган хәбәрләр таралган
Рәсми мәгьлуматка гына ышанырга
-
Арча районында мәктәп яны лагерьларын оештыру буенча эш башланды
Арча районында мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашуда санитар-гигиена таләпләрен үтәү, сыйфатлы туклануны тәэмин итү һәм балалар өчен бай эчтәлекле ял программалары әзерләү төп темаларның берсе булды.
-
17 марттан М7 трассасында зур йөк машиналары өчен чикләүләр кертеләчәк
М7 трассасының 1032 нче километрында Татарстанда Тойма елгасы аша күпердә зур йөк автомобильләре өчен чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ хәбәр итә.
-
Татарстанда ел башыннан 20 тоннадан артык иске электроника эшкәртүгә тапшырылган
Татарстанда «Утилизация мәктәбе: электроника» экологик программасы дәвам итә. 2026 ел башыннан республикада 20 тоннадан артык кулланылган электрон техника җыелып, махсус эшкәртүгә җибәрелгән.
-
Узган ел Татарстанда 2,5 меңгә якын икътисади җинаять ачыкланган
2025 елда Татарстанда 2418 икътисади җинаять ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат конференциясендә республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов сөйләде.
-
Арча районында бадминтон ярышлары старт алды
Арча районында бадминтон буенча районкүләм ярышлар башланды. Спорт чарасы Арча спорт комплексында узды. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар катнашты.
-
Татарстанда әкренләп җылыта: һава температурасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк
12 мартта Татарстанда һава торышы акрынлап җылыначак. Синоптиклар фаразлавынча, республикада температура уңай күрсәткечләргә күтәрелә, җил бераз тынланачак, әмма юлларда бозлавык саклануы ихтимал.
-
«Ак барс»лар алда
10 мартта район хуҗалыкларында барысы 280 тонна сөт савылды. Бер сыердан уртача савым – 27,8 килограмм.
-
Музейда яңа экспонат урын алды
Яна экспонат - яңа тарих