Татарстанда ел башыннан 20 тоннадан артык иске электроника эшкәртүгә тапшырылган
Татарстанда «Утилизация мәктәбе: электроника» экологик программасы дәвам итә. 2026 ел башыннан республикада 20 тоннадан артык кулланылган электрон техника җыелып, махсус эшкәртүгә җибәрелгән.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр иткәнчә, февраль аенда гына да акция кысаларында 11,8 тонна иске техника җыелган. Экологик чарада Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендәге һәм Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Азнакай районнарындагы 40тан артык бюджет оешмасы катнашкан.
2026 ел башыннан программага тугыз муниципаль берәмлектән 59 бюджет учреждениесе кушылган. Алар кулланылыштан чыккан компьютер техникасын, көнкүреш приборларын һәм башка электрон җиһазларны эшкәртүгә тапшырган.
«Утилизации мәктәбе: электроника» проекты Татарстанда 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ул илкүләм «Экологик иминлек» проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм электрон калдыкларны дөрес җыю һәм утильләштерүне максат итеп куя.
Министрлык матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, республика бу юнәлештә актив катнаша.
«2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан “Төбәк-лидерлар” номинациясендә икенче урынны алды. Программа эшли башлаганнан бирле республикада 571 тоннадан артык электрон техника җыелды», — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Акция кысаларында утильләштерүгә компьютер һәм офис техникасы, көнкүреш приборлары (суыткычлар, кер юу машиналары), электроинструментлар, медицина һәм фәнни җиһазлар, телефоннар, гаджетлар һәм электрон уенчыклар кабул ителә. Картриджлар да тапшырырга мөмкин, әмма аларның күләме гомуми техниканың 10 процентына кадәр генә булырга тиеш.
Программага кушылырга теләүче оешмалар махсус гариза калдыра ала. Электрониканы кабул итү графигы һәм теркәлү тәртибе Табигатьтән рациональ файдалану фондының рәсми сайтында урнаштырылган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев