Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды
Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә тракторчы-машинист һөнәре буенча квалификация имтиханнары үткәрелде.
11 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Әлеге сынау авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләүче булачак белгечләрнең теоретик белемнәрен һәм гамәли осталыгын тикшерү максатыннан оештырылды. Бу хакта безгә Арча районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтү бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
“Имтиханга барлыгы 17 студент кертелде. Алар тракторчы-машинист һөнәре буенча В, С, D һәм F категорияләренә туры килгән әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш булды. Өч студентка «канәгатьләнерлек түгел» билгесе куелды. Аларга белемнәрен тулыландырып, имтиханны җиде көннән соң кабат тапшыру мөмкинлеге биреләчәк”, – диде ул.
Квалификация сынауларын уңышлы үткән студентлар якын арада тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев