20 март 2022 яңалыклары
-
Иннополиста йөртүчесез таксилар йөри башлый
Хөкүмәт пилотсыз транспортны эксплуатацияләүнең эксперименталь-хокукый режимын раслады.
-
Вәт тамаша: Казан кибетләрендә товар түгел, ә халык бетте
Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы мәйданчыкта Спасс, Кайбыч, Зәй, Буа, Югары Ослан, Балтач районнары һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә оештырды. Яңа Савин районындагы берничә азык-төлек кибетенә кереп чыктык. Сәүдә нокталарында ит-сөт, тавык итләре, он һәм 70 сумнан башлап шикәр комы бар. Кибетләрдә продукция гадәттәгечә өелеп тора, шөкер ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев)
-
Арчада районара яшь иҗатчылар бәйгесе узды
Бәйгегә барысы 117 эш килде.
-
Яңача эшләгәннең табышы да артык
Район хуҗалыкларының терлекчелектәге гыйнвар ае йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә “Кырлай” ширкәтендә узды.
-
Хәзрәт: “Ир-атлар аз булу сәбәпле, күпме хатын-кыз ялгыз кала”
Аллаһы Тәгалә ир-атларга күпхатынлылык (4 хатынга кадәр) рөхсәт иткән. Моның хикмәте нидә? Бу сорауны “Тәүбә” мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллинга бирдек ("Ватаным Татарстан")
-
Райондагы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне ел саен мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
-
Арчада бүген көндез 5 градуска кадәр җылыта
Юлларда бозлавык саклана.
-
Дәүләт ярдәме гамәлдә
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
-
Инстаграм белән хушлашу: ике кулсыз калган блогерлар кая китә — ВКгамы, Росграмгамы? ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)
Роскомнадзор Россиядә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган Инстаграмга керүне чикләде. Бу яңалык әлеге сәхифәне кулланучыларны шок халәтендә калдырды. Махсус кушымталар куеп Инстаграмын яшәтергә тырышкан кешеләр бар әле барын. Әмма алар аша да, бу платформаның элекке кебек тулы көченә эшләмәвендә һәрберебез инанды. Караучылар күпкә азайды, бу лайклар, комментарийлар саны азаюда да күренә.
-
Ике атнадан кайтам, дип үз аягы белән өйдән чыгып китә. Нәкъ ике атнадан алып кайталар...
Арча үзәк хастаханәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы
-
Авыл укытучыларына 10 миллион сум биреләчәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләренә эшкә килүче укытучыларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел янә 10 белгечне шатландырырга җыена.
-
2022 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 8,6 процентка арта
Әлеге карар яшәү минимумы арту белән аңлатыла.