erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәт тамаша: Казан кибетләрендә товар түгел, ә халык бетте

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы мәйданчыкта Спасс, Кайбыч, Зәй, Буа, Югары Ослан, Балтач районнары һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә оештырды. Яңа Савин районындагы берничә азык-төлек кибетенә кереп чыктык. Сәүдә нокталарында ит-сөт, тавык итләре, он һәм 70 сумнан башлап шикәр комы бар. Кибетләрдә продукция гадәттәгечә өелеп тора, шөкер ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев)

 

Шунысы гаҗәп-кибетләрдә кеше юк. Бар халык ярмикәгә агыла, чөнки. Ямашев проспектындагы ярминкә мәйданы кайнап тора, мин сиңа әйтим.

- Казанлылар сагынган ярминкәне. Без дә сагындык, күчтәнәчләрне мулдан төяп килдек, - ди Югары Ослан районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Гобәйдуллин.

- Бездән агрохуҗалыклар, фермерлар,  кулланучылар кооперативы, Мәлки сельпосы катнаша. Казанга ярминкәгә ике атнага бер мәртәбә районнар белән чиратлашып киләбез. Агрохуҗалыклар җитештергән һәм халык тапшырган ит-сөт, йомырка, бәрәңге һәм яшелчәләр сатабыз. Районда азык-төлек запасы мулдан, шунлыктан, Казанда ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз, - ди Кайбыч районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Заһидуллина.

Буа шикәр заводы вәкилләренең сөйләшергә дә аралары юк. “Шикәр дә, шикәр комы да таулар кадәрле күп. Нигә шикәргә мондый ябырылу икән?” - дип шакката буалылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Онга алай зур чират юк, он бер кешегә 10 килограмм исәбеннән сатыла. Ярминкәдә полиция хезмәткәрләре кизү тора, районнар хакимиятләре җитәкчеләре дә күз-колак булып йөри. 

Ярминкәдә азык-төлек бәяләре:

Сыер ите-400-420 сум (килограммнарда),
Сарык ите-480 сум,
Шикәр комы-60 сум,
Бәрәңге-30 сум, 
Кәбестә-50 сум,
Суган-35 сум, 
Кишер-45-50 сум,
Чөгендер- 35 сум, 
Йомырка (дистәсе)-70-80 сум. Авыл халкы тапшырган йомырканың дистәсе 120 сум.

Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә, республика шәһәрләрендә 19 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X