erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл укытучыларына 10 миллион сум биреләчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләренә эшкә килүче укытучыларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел янә 10 белгечне шатландырырга җыена.

Моңа авыл, эшчеләр бистәсе, халкы 50 меңгә җитмәгән шәһәр мәктәпләрендә эшкә килгән укытучылар исәп тота ала. Аларның һәркайсына эшләү дәверендә торак шартларын яхшырту максатыннан 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр компенсация биреләчәк.

Бу программада югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган, квалификация таләпләренә туры килгән укытучылар катнаша ала. Шунысын да искәртик, әлеге акчага исәп тотучы белгечләрнең  мәктәптә  кимендә биш ел  буе хезмәт килешүе буенча эшләүләре шарт. Программада каташучылардан гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителәчәк һәм  өстенлекле кайгырту чарасы үзе 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаилә һәм мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X