21 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Арча районы укучылары республика олимпиадаларында призлы урыннар алуны дәвам итә
Бу юлы гарәп һәм төрек телләре буенча призерларны котлыйбыз
-
MAX кушымтасы аша машина йөртү таныклыгы күрсәтеп булачак
Шулай ук авыру буенча хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен ябарга һәм ышанычлы контакларга акча күчереп булачак.
-
Татарстанда шәхси йортка зыян килгән
ТР Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында гадәттән тыш хәл теркәлгән. Биредә ике фатирлы, ике катлы шәхси торак йортта газ шартлау очрагы булган.
-
«Профессионаллар» чемпионаты 70тән артык махсуслаштырылган компетенция үзәгендә уза
Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы дәвам итә
-
Виктор Никитин: «Татарстан бюджетыннан 2,5 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган»
Хәрби комиссариатта Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге түләүләр турында сөйләделәр
-
Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады
Арчаның хоккейчылары (2016 елгылар) Казанда узган турнирда 1 урын алдылар.
-
Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды
20 гыйнварда Яңа Кенәр мәдәният йорты сәхнәсендә районның хөрмәтле сәхнә ветераннары ярышты
-
Медицина алга бара
Татарстанда медицинадагы уңышлар.
-
Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов: “Без егетләребез белән даими элемтәдә торабыз»
Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда бик актив эшлиләр.
-
Татарстанда хатын-кызларны 44 млн сумга алдаган аферист эше судка җибәрелгән
Татарстанда судка зур мошенниклыкта гаепләнүче 41 яшьлек Буа кешесенең эшен тапшырдылар. Аның корбаны 24 хатын-кыз булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
-
Физик затларның банкрот дип тану турындагы гаризалары саны 20% ка арткан
Россиядә узган елның ун аенда физик затларны банкрот дип тану турында 517,7 мең гариза бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында сөйләде
-
«Ашыгыч ярдәм”не чакырулар күп булган
Авырмыйк! Фаҗигалар булмасын!
-
Беренче тапкыр һәм уңышлы
Башлангыч салынган