«Ашыгыч ярдәм”не чакырулар күп булган
Авырмыйк! Фаҗигалар булмасын!
Арча районында яңа ел бәйрәмнәре, яллары күңелле спорт ярышлары, төрле бәйге-конкурслар, җыр-биюләр белән күңелле генә үтеп китте. Ялларны файдалы итеп үткәрү, ризыкны чамалап ашау буенча алдан табиб киңәшләрен дә биреп куйдык. Ә шулай да урамда ашыгыч ярдәм машиналарын күргәләдек. Алардан башка булмый, нинди хәлләр булмас?! Бу хакта без Арча районы үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры, табибы Мәдинә Сәлахова белән сөйләштек.
– Яңа ел бәйрәме ялларында 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр безнең ашыгыч ярдәм бүлегенә барысы 549 чакыру булды, – дип сөйләде табиб Мәдинә Сәлахова. – Көнкүрештә 18 имгәнү булды. Шуның 8ендә, ягъни 8 кешенең аяклары имгәнде. 4 юл-транспорт һәлакәте булып, 8 кеше зыян күрде. 88 кеше салкын тиеп, ашыгыч ярдәм чакыртты. Гомумән, зур фаҗигаләр булмады, әмма чакырулар күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев