Татарстанда хатын-кызларны 44 млн сумга алдаган аферист эше судка җибәрелгән
Татарстанда судка зур мошенниклыкта гаепләнүче 41 яшьлек Буа кешесенең эшен тапшырдылар. Аның корбаны 24 хатын-кыз булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы.
Ир-ат, үзен уңышлы эшмәкәр итеп күрсәтеп, хатын-кызлар белән танышкан. Ул яңа танышларын Әрмәнстаннан чит ил машиналарын куу белән шөгыльләнүе турында ышандырган.
Аферист, автомобильләрне ремонтлау яки ипотека рәсмиләштерүдә ярдәм итү кебек кайгыртучанлык күрсәтеп һәм вак хезмәтләр күрсәтеп, корбаннарның ышанычын яулаган.
Күпмедер вакыттан соң ул бизнестагы вакытлы кыенлыкларга сылтама ясап һәм акчаларны тиз кайтаруны вәгъдә итеп, финанс ярдәме сорый башлый. Мошенниклыкның бу схемасын кулланып, ир-ат алданган 24 хатын-кыздан 44 млн сумнан артык акча үзләштергән.
Хәзерге вакытта ул сак астында, үз гаебен танымый. Җинаять эше Казанның Совет районы судына тапшырылган.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев