erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Медицина алга бара

Татарстанда медицинадагы уңышлар.

Чаллының Р.С.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (БСМП) беренче тапкыр бавырны күчереп утыртканнар. Бу турыда Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгыың электрон челтәрләр контактында хәбәр ителә. Әлеге катлаулы операция ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-трансплантологы Александр Киршин җитәкчелегендә үтә. Аңа Чаллы табиблары Альбина Зубрилова, Айрат Фәтхетдинов һәм Айрат Арсланов ярдәм итә. Бавыр ике хатын-кызга ёщм бер ир-атка күчереп утыртыла.

Табиблар бавыр күчереп утыртуны бик авыр операция, диләр. Хирург Айрат Фәтхетдинов: “Югары професионализм сорый торган бик нечкә ювилерлар эше бу, - дип сөйли. – Тәҗрибәләре белән уртаклашкан өчен без Казан коллегаларыбызга бик рәхмәтле. Хәзер без трансплантологиянең тагын бер юнәлешен үстерәчәкбез. Уңышлы башлангыч инде салынды!”.

Уңышлар!

Менә шулай җәмәгать, медицина алга бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре