erid:2VtzquqpS7d
Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады
Арча яңалыклары

Арчаның хоккейчылары Казанда җиңү яулады

Арчаның хоккейчылары (2016 елгылар) Казанда узган турнирда 1 урын алдылар.

Узган якшәмбедә Арчаның  2016 елгылардан төзелгән хоккей командасы Драфт Кидс Лига 3×3 турнирында катнашты. Ярышлар Казан шәһәрендә, Татнефть Аренаның төп боз аренасында узды.

Горурланабыз дип әйтү — бик аз. Безнең егетләр төп аренага чыгып, анда чын бәйрәм ясады! Тизлек, драйв, матур голлар — бүгенге чемпионлык коктейленең рецепты нәкъ менә шушы!

Алар зур арена рухын тойдылар һәм аның чын геройларына әверелделәр. Бу — иң югары осталык!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев