erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә «Балкыш» фестивале узды

20 гыйнварда Яңа Кенәр мәдәният йорты сәхнәсендә районның хөрмәтле сәхнә ветераннары ярышты

Арча районыда IX «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу этабы башланды

«Балкыш» республика фестиваленең район этабы башланып китте. Ул быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Максаты  ветераннар арасында үзешчән башкаручыларны барлау,  аларны сәхнәгә чыгару. 

Быел фестиваль «Россия халыкларының бердәмлеге», Татарстан республикасында «Сугышчан һәм хезмәт батырлыгы елы», шулай ук Татарстан республикасы ветераннар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан оештырыла. 

Район этабы биш җирлектә үтәчәк  Яңа Кенәр, Лесхоз, Утар Аты, Курса Почмак мәдәният йортларында һәм Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә. 

20 гыйнвар көнне Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Ташкичү, Яңа Кишет, Шушмабаш авыл җирлекләре ветеран үзешчәннәре Яңа Кенәр мәдәният йортына җыелды. 27 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында узачак чарада әлеге җирлеккә керүче авылларның сәхнә осталары катнашачак.

Иң яхшылар район сәхнәсендә чыгыш ясаячак, аннан да иң-иңнәре зона бәйгесенә барачак. Ул 5нче мартта була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев