erid:2VtzquqpS7d
«Җәй пирогы» рецепты
Файдалы киңәшләр

«Җәй пирогы» рецепты

Казанда яшәүче Гөлшат Ганиева җиләкләр өлгергән чакта «Җәй пирогы» пешерергә киңәш итә.

Җәй пирогының эчлегенә үзегез яраткан җиләкне салырга мөмкин. Ә камыры «шарлотка» пирогына кебек ясала.

Камыр өчен: 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 1 кап ванилин, 6-8 аш кашыгы үсемлек мае, он. Ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм кура җиләге салырга.

«Мин камырны куерак итәм, шуңа кабарып пешә», – ди ул.

«Җәй пирогы» пешеп чыккач, аның өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була.

Рецепт һәм фото  ИНТЕРТАТТАН алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев