erid:2VtzquqpS7d
Кычыткан тамырының файдасы
Файдалы киңәшләр

Кычыткан тамырының файдасы

Дару үләннәре арасында халык медицинасында иң күп кулланылганы — кычыткан тамыры.

Инсулинга резистентлык, күкрәктә фиброз-кисталар, күкрәк рагы, эндометриоз, хатын-кыз күкәйлегендә фиброма, кистаны дәвалауда кычыткан тамырын кулланырга була. Кояш нуры тәэсиреннән биткә чыккан коңгырт тимгелләрне бетерү өчен тамырны төнәтеп эчү файда бирә.

Ничек кулланырга?
1 стакан суга 1 аш кашыгы киптерелгән кычыткан тамырын салып, утка куярга. Кайнап чыгу белән уттан алырга. Тастымал белән төреп, 1 сәгать төнәтергә. Дүрткә бүлеп, көн буе ач карынга эчәргә. Ике атна кулланырга.
Кычыткан тамыры канны куертырга сәләтле, шуңа күбрәк су эчәргә, шикәрле, углеводлы ризыклардан баш тартырга кирәк. Тубылгы (таволга), усак кайрысы, тал кайрысы, кандала үләне (донник) төнәтмәсен куллану да кан куерудан саклар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев