erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сайлау участоклары янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр һәм эвакуация планнары белән тәэмин ителергә тиеш

Хөрмәтле гражданнар, тиздән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Шул уңайдан, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан профилактик күзәтүләр уздырыла.

Барлык сайлау участоклары янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр һәм эвакуация планнары белән тәэмин ителергә тиеш. Тавыш бирү кабиналарының тиз янып китүчән стеналарына электр яктырткычлары (электр розеткалары) урнаштыру рөхсәт ителми, завод ясаган яктырткычлар гына кулланырга. Һәр сайлау участоклары һәрберсе 5 литр сыйдырышлы ике һәм аннан да күбрәк янгын сүндергечләр белән тәэмин ителергә, сайлау эшләре тәмамланганнан соң электр энергиясен өзү тәртибе алдан билгеләнгән булырга тиеш.
Сайлау участокларына керү юллары алдан ук янгын сүндерү техникасы керә алырлык итеп кардан чистартылган булырга тиеш. Сайлау участокларында коридорларны, баскычларны кешеләрне эвакуацияләүгә комачаулый торган чүп-чар белән тутыру, тәмәке тарту, вакытлыча электр үткәргечләр куллану тыела. 
Янгын чыккан очракта 01, 112, 101 3-35-91 (Арча янгын бүлеге) телефоннарына хәбәр итегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын 
күзәтчелеге бүлеге дәүләт  инспекторы  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X