erid:2VtzquqpS7d
Укучыбыздан киңәш
Файдалы киңәшләр

Укучыбыздан киңәш

Бәлки кирәге чыгар

Газета укучыларга үзем куллана торган бер рецепт тәкъдим итәм. Аны кулланучы танышым да файдасы бар, ди.

Усак кайрысы төнәтмәсе. Бөерләр авырганда, йөткергәндә, аппетит начар булганда, геморройдан файдалы, кандагы шикәрне киметә, ашказаны асты бизе һ.б. кайбер башка авыруларны дәвалый.

10–15 см юанлыктагы агачның кайрысын банкага салып кайнар су тутырам. Бераз утыргач азрак эчәм. Сусаганда 0,25 мг эчәм, күбрәк яки азрак эчсәң дә була.

Мин бу рецептны “Определитель 500 важнейших лечебных растений России” дигән китаптан алдым.

Кабыкны яз көне дә, җәйге айларда да әзерләргә була, киптереп куярга да ярый.

Федор Антипов.

Шурабаш

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз


Нет комментариев