erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

 10 мең сум кемнәргә бирелә?

   3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга 10 мең сум дәүләт ярдәме турында редакциягә сораулар килә. Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

 

 

 

– Рузия Илсуровна, бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча быел 16 яшь тулганнарга каралганмы?

2020 елның 11 маена кадәр 16 яшь тулганнарга 10 мең сум акча каралмаган. Ә менә 11 майда һәм аннан соң 16 яшь тулганнарга пособие бирелә. Чөнки Президент Указы 2020 елның 11 маенда чыкты.

3 яшькә кадәрле балаларга быел рәттән 3 ай (апрель, май, июнь) 5әр мең сум дәүләт ярдәме бар. Әгәр дә балага шушы айларда 3 яшь тулса, аңа 5әр мең һәм 10 мең сум да биреләме?

Әгәр дә балага 2020 елның апрелендә 3 яшь тула икән, ул вакытта апрель ае өчен генә 5 мең сум һәм 1 июньнән 10 мең сум да исәпләнә. Әгәр дә 3 яшь майда тулса – апрель, май айлары өчен гаилә 5әр мең сум һәм 10 меңне дә алачак. Июньдә 3 яшь тулса – балага апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум һәм 10 мең сум акча исәпләнә, мәсәлән, бу гаилә барысы 25 мең сум дәүләт ярдәме алачак. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны ана капиталына ия булмаган аналарның да һәр баласы алачак. Мәсәлән, ике бала икән – 20 мең сум, өч булса – 30 мең сум һ.б.

– Бу дәүләт ярдәме кайчан бирелә башлый?

– 10 мең сум пособие 2020 елның 1 июненнән бирелә башлый. Ул өстәмә ярдәм буларак федераль бюджеттан бүленә. Ә пособиегә гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр бирергә була.

– Кайберәүләр гаилә кереме, эшле-эшле булмау, башка төрле социаль түләүләр исәпкә алына икән дип, пошаманга калган.

– Бу пособие гаилә кеременә бәйле түгел. Әти-әниләрнең эшле яки эшсез булуы, пенсия, пособие, социаль түләүләр һәм башка төрле социаль ярдәмнәр исәпкә алынмый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Гаризаны кая бирергә?

Электрон челтәрләрдә дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси кабинетта (https://posobie16.gosuslugi.ru/) гариза язарга кирәк. Берничә бала булган очракта да уртак бер гариза язу җитә. Башка бернинди дә өстәмә документлар кирәкми. Шулай ук гаризаны безнең клиентлар хезмәтенә дә алдан язылып тапшырырга мөмкин. Әмма коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында электрон челтәрләр аша эш итәргә киңәш итәбез. Ә менә опекуннарга Пенсия фондына алдан язылып килергә кирәк булачак.

– Гаризаны кабул иткәч, сез гаиләгә хәбәр итәсезме?

– Гариза хупланса, хәбәр юлланмый, 1 июньнән пособие генә җибәрелә. Әгәр дә гариза канәгатьләндерелмәсә, без заказ белән хат җибәрәбез.

– Акча күчерү тәртибен дә аңлатып үтсәгез иде.

– Гаризада гариза язучының акча күчерү өчен банк исәбе күрсәтелергә тиеш. Чит кешенеке ярамый. Акча бары тик гариза язучының реквизитлар белән расланган банк исәбенә генә күчерелә. Коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында почта хезмәте аша эш йөртелми.

– Нинди очракта 10 мең сум акча күчерелми?

Әгәр дә гариза язучы ана яки ата хокукыннан мәхрүм ителсә, бала вафат булса, дөрес булмаган мәгълүматлар бирелсә, пособие исәпләнми.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X