erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

14 яшьлек кызга өйләнгән элеккеге имамны хөкем иткәннәр

Аны дүрт елга колониягә җибәргәннәр, дип хәбәр иткән кызның адвокаты Руслан Нагиев.

Узган елның язында 29 яшьлек Рәсүл Салиховның 14 яшьлек авылдаш кызы белән никах укытуы билгеле булды. Рәсүл авылда имам хатый буларак билгеле, әмма ул имам булып эшләмәгән. Имам статусын алу өчен, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә рәсми аттестация узмаган. Кызның әнисе әйтүенчә, никахны алар кызлары дини остазы янында икәүдән-икәү калып, Коръән өйрәнү, аралашу өчен укытканнар. Ә туйны алар кызга 16 яшь тулгач үткәрергә уйлаганнар. Яшьләр дини лагерьда танышкан булган, шунда бер-берләрен ошатып калганнар. Мәчеттә аралашырга мөмкин булсын өчен, дин буенча, чит ир белән хатын икәүдән-икәү генә калырга тиеш түгел, шуңа да никах укытып куйганнар.        20 апрельдә Салиховка карата «16 яше тулмаган зат белән җенси якынлык һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе буенча эш ачылды. Суд аны дүрт ел ярымга колониягә җибәрергә, биш елга балалар белән эшләү белән бәйле вазифасыннан читләштерергә дигән карар кабул иткән. Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать иткәннән соң, срогын дүрт елга кадәр киметкәннәр, балалар белән эшләү вазифасыннан читләштерүне – өч ел ярымга.

Фото: http://pixabay.com  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһри Казан

https://matbugat.ru/news/?id=29872

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X