erid:2VtzquqpS7d
Арчада «Кросс нации» узачак
Арча яңалыклары

Арчада «Кросс нации» узачак

24 сентябрьдә Арча шәһәренең стадионында йөгерү сөючеләрне зур спорт бәйрәме көтә. Биредә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Кросс нации» һәм «Кросс Татарстана – 2026» республика массакүләм ярышлары узачак.

 

Ярышларда Арча районында яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларны теркәү 9:00 сәгатьтә башлана һәм 10:00гә кадәр дәвам итә. Сәгать 10:15тә ярышларның рәсми ачылышы була, ә 10:30да төрле яшь категорияләре өчен массакүләм старт бирелә.

Ярышлр иң массакүләм спорт чарасы булыр дип көтелә.

Йөгерешләрдә мәктәп укучылары, яшьләр, шулай ук өлкәннәр катнашачак. Яшь үзенчәлекләренә карап, спортчыларга төрле дистанцияләр тәкъдим ителә:

  • 400 метр — 1–4 сыйныф укучылары;

  • 1000 метр — 5–8 сыйныф укучылары;

  • 2000 метр — 9–11 сыйныф укучылары, 16 яшьтән өлкән яшь категорияләрендәге катнашучылар;

  • 3000 метр — 16–25 яшьлек егетләр һәм ир-атлар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча берничә яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнәчәк. 1–5нче стартларда укучылар, шулай ук 40 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында нәтиҗәләр ясала. 6–7нче стартлар 55 яшьтән өлкән катнашучыларны колачлый. 8–12нче стартлар нәтиҗәләре буенча да аерым категорияләрдә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Катнашучыларны бүләкләү тантанасы 12:00–12:30 сәгатьтә узачак.

Спорт чарасы район халкын бер мәйданда җыеп, төрле яшьтәге кешеләргә үз көчләрен сынап карау һәм актив ял итү мөмкинлеге бирәчәк. 24 сентябрьдә Арча стадионында спорт бәйрәменә кушылырга теләүчеләрне көтәләр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев