144 яшькә кадәр яшәгән татар
144 яшькә кадәр яшәргә кирәк бит ә! Сөбханалла!
144 яшьлек татар вафат булган...
Әфганстанның Саманган провинциясендә кичә илнең иң өлкән кешесе вафат булды.
144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тотор (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә тормыштан киткән, дип хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе.
«Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе. 90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән. Туганнары сүзләренә караганда, Мәүлави Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән.
Реклама
Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган, дип яза Татар-информ.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/burychlary-bulgannarny-bank-kartalarynnan-akchalary-alyna-bashlyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев