erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

28 майдан зөлхиҗҗә аена аяк бастык.

Аллаһы Раббыбыз беребезне дә Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.

 

28 майдан без бик фазыйләтле һәм зур гыйбадәтләр ае булган зөлхиҗҗә аена аяк бастык. 

Зөлхиҗҗә аеның атамасы “хаҗ” сүзеннән алынган, һәм бу айда миллионнарча дин кардәшләребез хаҗ гыйбадәтен үти.

Шулай ук зөлхиҗҗә һиҗри календарьнең соңгы ае булып тора.  Шуңа  без тулы бер елга йомгак ясап, киләсе елга кергәндә гөнаһлардан чистарынып, тәүбә кылып, яңа максатлар куярга тиеш. Аллаһы Тәгаләнең безгә җибәргән бер рәхмәте, бәрәкәте бу. Елыбыз изге хаҗ кылына, корбан чалына торган зөлхиҗҗә ае белән тәмамлана. Белүебезчә, Ислам динендә аерым айлар “харам айлар” дип зурлап аерып алынган.

Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне аеруча да фазыйләтле. Аллаһы Тәгалә Үзенең Изге Китабында шул көннәр белән ант иткән. Бу көннәрдә кылынган игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнә, бу хакта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Аллаһы бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”.

Зөлхиҗҗәнең шушы беренче ун көне арасында елның иң яхшы ике көне бар. Алар – Корбан гаете (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне) һәм Гарәфә көне (зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне). Корбан гаетенә килгәндә, хәзрәти Габдуллаһ бине Курт әс-Сүмәли әл-Әзди радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый сүзләрен тапшырган: “Аллаһы Тәгалә каршында иң бөек көннәр булып Корбан бәйрәме һәм әл-Карр көннәре тора”. Әл-Карр көне ул – зөлхиҗҗә аеның унберенче көне, ул гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “урнашу” дигәнне аңлата. Чөнки хаҗ кылучылар бу көнне хаҗның бар йолаларын да башкарып, корбаннарын чалып бетереп, Мина үзәнлегендә була, шунда урнаша.

Зөлхиҗҗә аенда күбрәк саваплар алырга теләсәк, нинди гыйбадәтләр кыла алабыз соң? Беренчедән, бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып хаҗ һәм гомрә кылу санала. Икенчедән, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир әйтү, Аллаһыны зикер итү бик саваплы гамәлләрдән исәпләнә. Хәзрәти Ибне Гомәр радыяллаһу ганһедән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый сүзләрен тапшыралар: “Бу көннәрдә ешрак “Ләә иләәһә иллә-Ллааһ” дип тәһлил, “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир, “Әлхәмдүлилләһи” дип тәхмид әйтегез. Өченчедән, бу тугыз көндә ураза тоту – иң яхшы эшләрнең берсе. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Аллаһы бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрдә кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”.  Ә ураза – иң яхшы, иң игелекле, иң зур саваплы эшләрнең берсе. Аннан тыш, Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм кешеләрне ураза тотарга өндәгән. Мәсәлән, үзенең хәдисләренең берсендә ул шулай дигән: “Аллаһы ризалыгы өчен тоткан бер көн ураза Аллаһы колының йөзен тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер”.

Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – ул көн Гарәфә көне дип атала – хаҗда булмаганнар өчен ураза тоту аеруча фазыйләтле гамәл булып тора. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул: “Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора”, – дип әйткән.

Гарәфә көнне хаҗ кылучылар Гарәфәт дип аталган үзәнлектә дога кылып, хаҗ гамәленең зур гыйбадәтен үти. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһының рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге бар – аның өчен әлеге көнне ураза тотып гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһы ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис буенча гамәл кылсак иде.

         Дүртенчедән, гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. Гает намазы – Исламның олуг йолаларының берсе. Бишенчедән, бәйрәм көнне яки тәшрикъ көннәрендә корбан чалу.  Корбан чалу гыйбадәте ул – бөек пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәләмнең сөннәте.

Аллаһы Тәгалә барчабызга да зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде! Нинди генә ай булмасын, белеп торыйк, Аллаһы Тәгәлә – Күреп торучы, Ишетүче. Аллаһы Раббыбыз беребезне дә Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде.  Әмин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре