9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чаралары программасы
Якынлашып килүче бәйрәм белән
I.Арча шәһәре үзәк мәйданында:
1. “Георгий тасмасы” акциясе (волонтерлар, яшь гвардиячеләр кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны каршы алып “Җиңү” сүзе рәвешендә георгий тасмасын бәйләргә тәкъдим итәләр) (9.00–12.00).
2. Арча шәһәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең мини-парады (9.30–9.40).
3. “Җиңүгә багышлана...” әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зона (8.30–10.00).
4. Кыр кухнясы (10.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы эшли).
5. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе (9.00–12.00).
6. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад (10.00–11.00).
7. Митинг. (Район башлыгы И.Г.Нуриев, республика вәкилләре, хәрби комиссар А.Н.Вахитов һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хезмәткә чакырылучы чыгышы) (11.20).
8. Бер минутлык тынлык. “Дан” мемориалы һәм Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салу (11.20).
9. Бәйрәм концерты (11.25-13.00).
10. “Арча кичләре“ (19.00–22.00).
II. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар өчен бәйрәм өстәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев