erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Адиләгә ярдәм итеп савап алыйк

5 яшьлек Адилә Шәфыйкова Германиягә операциягә барырга әзерләнә. Тик операция өчен 2 млн. сумга якын  акча кирәк...

Адилә Арчаның узган ел ачылган 6нчы балалар бакчасына йөри. Сәләтле, актив кыз балалар белән дә дус булып, тәрбияче апаларына үзен яраттырып, бакчаны яратып йөри. Тик кайчакларда, барасы килсә дә, авыртуы сәбәпле, бакчага бара алмый калган көннәре шактый була.

Адилә Шәфыйкова әнисе Лилия белән әтисе Фәнилнең уллары Фәнистән соң көтеп алган сабыйлары. Кыз бала тууын зарыгып көткән әти-әнигә язмыш сынау әзерләп куйган була. “Тугач та сәламәт түгеллеген әйттеләр, — ди Лилия Шәфыйкова. — Тумыштан сирәк очрый торган кан тамырлары ангиодисплазиясе, тромбофлебит диагнозы куйдылар. Шуның нәтиҗәсендә уң аягы сулыннан 1-1,5 сантиметрга кыскарак булып үсә. Диагнозын гади генә әйткәндә, кызыбызның кан тамырлары дөрес формалашмаган, тромбалар тыгыла. Хәлен җиңеләйтү өчен өлкән кешеләр ала торган уколлар ала, дарулар эчә. Табиблар гел хәрәкәттә булырга куша, юкса, мускуллар көчсезләнәчәк, диләр. Аеруча йөзү файдалы. Арчада бассейн эшләгәндә йөзәргә йөртәбез, ул җәйге сезонда ябылгач, Казанга йөри башлыйбыз. Мускулларына файдалы булсын дип, Зилә Мортазинага бию түгәрәгенә, гимнастикага да йөртәбез. Артык зыян килмәсен өчен, махсус компрессияле колготки киеп йөри”.

Адилә Шәфыйкова сәләтле кыз. Биюдән тыш, тагын бер яраткан шөгыле бар кызның — җырларга бик ярата. Баланың нечкә, моңлы тавышына салынган моңлы аһәңе югалмасын дип, җыр түгәрәгенә дә биргән әти-әни. Бүген ул Раушания Закирова кулы астында җырлау серенә өйрәнә, республика дәрәҗәсендәге ике конкурста катнашып, алдынгы урыннар яулау бәхетенә дә ирешкән.

Адиләгә март ахырында 5 яшь тулган. Баласын карынында йөрткән көннәрен кат-кат хәтереннән үткәрергә тырыша әни кеше, туганда кызының шундук күзгә ташланган, бүрткән кан тамырларын күз алдыннан үткәрә. Юк бит, авыр күтәрдем дигән көннәре булмады аның. Нәрсәне дөрес эшләмәдем икән, дип үзен битәрләсә дә, табиблар бу авыруның баланы карында күтәргән чорга бәйле түгел, ди икән, аның ничек килеп чыгышы әлегә кешелеккә ачылып бетмәгән.

Кан тамырлары дөрес формалашмаганга, кан дөрес йөрми, тромблар барлыкка килә дә, таш кебек тамырларда катып кала, йөрәгенә көч килә кызның. Германия табиблары Адилә Шәфыйкованың тамырларына ике тапкыр операция ясаганнар инде, илдә пандемия беткәч чираттагысына барырга җыеналар. Аннан дүртенчесе көтелә... Операция нәтиҗәсендә кызның дөрес булмаган тамырларын ябыштырып кую кебек процесс башкарыла дип аңлата Лилия. Беренче барганда чит илгә әти-әни үз тырышлыгы белән алып барса, хәзер матди хәлләре көчләреннән килми. Операция өчен кызга 2 млн. сумга якын акча кирәк. Лилия моңарчы эшләсә дә, соңгы вакытта эшеннән китеп, вакытын баласына багышларга мәҗбүр, гаилә башлыгы Фәнил “Металл” ширкәтендә эшли, аның да хезмәт хакы гаиләдән арта алмый. Өстәвенә, яшәгән фатирлары ипотекага алынган, шуны түлиләр. Шәфыйковлар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнә һәм моңа кадәр булышкан һәркемгә чиксез рәхмәтле алар. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетларга акча күчерә ала:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сбербанк картасы: 4817 7600 2122 1670 (Шәфыйкова Лилия Илдар кызы)

Ак Барс Банк картасы: 4244 3695 1810 5744 (Шәфыйкова Лилия Илдар кызы)

Мегафон 8 9274 053 059.

Адиләнең әнисе Лилия Шәфыйкованың телефон номеры: 89274053059; 89656061006.

Шулай ук https://vk.com/pomogi_adilya_arsk сылтамасы аша ярдәм итәргә махсус төркемгә дә кушыла аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X