erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Җәйге ял өчен Азияне сайлый башлаганнар

Ни өчен?

Казан халкы җәйге ял өчен Азияне сайлый башлаган​​​​

Казан халкының Азия юнәлешләренә ихтыяҗы быел сизелерлек арткан. Туризм өлкәсендә эксперт Екатерина Ростовцева «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Хәзер Азияне актив рәвештә сайлыйлар, чөнки Якын Көнчыгышта вазгыять катлаулы булу сәбәпле, туристлар агымының бер өлеше нәкъ менә шунда күчте. Җәйге ялларда Бали, Вьетнам (Нячанг) һәм Кытайга (Хайнань) сәяхәт итәргә теләүчеләр күп», – дип белдерде эксперт.

Аның сүзләренчә, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ял итүнең башка форматын (ул активрак һәм хис-кичерешләргә дә баерак) тәкъдим итә. Мондый сәфәрләрдә туристлар экскурсияләргә йөри һәм җирле мәдәният белән таныша.

Азия юнәлешләренә уртача чек 200-250 мең сум чамасы тәшкил итә, ә сәфәрнең стандарт дәвамлылыгы – якынча 10 көн, дип өстәде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazancy-stali-cashhe-vybirat-aziyu-dlya-letnego-otdyxa-5923025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре