Матур булды Айван сабантуе.
Авылдашыбыз, педагог Гөлнара Гыйниятуллина алып барды. Ир-егетләребез уеннарны оештырды. Рәдиф Исмәгыйлев, Светлана Хаҗиева һ.б. җырлап, Сабантуена бәйрәм рухы өстәделәр. Көрәш, капчык сугышы, аркан тартыш, чүлмәк вату, таяк белән тартыш, йөгерүләр... уеннар күп иде. Көне дә шәп! Түрдә ветераннар утырды. Рәхмәт оештыручыларга! Киләсе сабантуйларга кадәр!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев