erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алда яз! Су басулар, хәвеф-хәтәрләр була күрмәсен!

Утырышта шул турыда сөйләштеләр.

Арча районы хакимиятендә язгы су китүләргә әзерлек турында сөйләшенде. Җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында барган утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин алып барды.

Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев,  районының халыкны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова язын карлар эри башлагач, су басудан саклану чаралары, хәвеф-хәтәрләрне булдырмау турында сөйләделәр. Шулай ук утырышта катнашучылар тарафыннан сораулар бирелде, тәкьдимнәр әйтелде.

Әлбәттә, моңа алдан әзерләнергә кирәк. Районда су басу куркынычы булган барысы 222 йортлы 12 торак пункты бар. Әлеге торак пунктларда барысы 754 кеше яши. Социаль, икъдисади оъбектлар, терлек каберләре су басу зонасына кермиләр.

Соңгы 10 елда язгы ташу вакытында Казансу елгасында су артып, Кәче авылына елга суы керә. Ел саен Казансу елгасы Кәче авылын ике өлешкә бүлә. Авылның көнъяк өлешендә юл асфальтбетон автомобиль юлына тоташа. Шулай ук бу өлештә ФАП, авыл мәдәният йорты, мәчет, мәктәп һәм балалар бакчасы бар. Авылның бүленеп калган өлешендә 127 кеше яши, 77 йорт бар.

Кәче авылын хәвеф-хәтәрдән, янгыннан саклау өчен “Яңарыш” ширкәте күз-колак булып торачак. Бер техника һәм шулай ук мобиль пост бар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (22.01.2026 ел) тарафыннан Казансу елгасы аша Кәче авылында 2026-2028 елларда күпер төзү расланды.

“Язгы су китүләр вакытында вакытлыча су биеклеген үлчәп торучы постлар куелачак, - дип сөйләде Гөлнар Шәрипова. – Мондый постлар Казансу елгасына, Көтек һәм Кәче авылларына, Апаз авылы янындагы Шушма елгасына куелачак. Постлар куелганнан соң тәүлеккә ике тапкыр сәгать 8дә һәм 16 сәгатьтә су биеклеге мәгълуматларын бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) тапшырырга”.

Язгы су китүләргә алдан әзерләнергә. Су агу торбаларын чистартырга. Халыкка да аңлатырга. Канауларны казып куярга.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре