erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алданучы булганда алдыйлар

2024 елның 12 апрелендә Арча район суды 23 яшьлек Казан кешесенә карата хөкем карары чыгарды.

Ул кемнәр икәнлеге ачыкланмаган кешеләр белән Арчада яшәүче әбинең, алдан сөйләшеп, 200 мең сум акчасын урлаган.
Судта ачыкланганча, быел 19 гыйнвар кичендә әбинең телефоны шалтырый, шалтыратучы үзен хокук саклау органнарында эшләүче тикшерүче дип таныштыра. Әбинең оныгы юл-транспорт һәлакәте ясавын әйтә һәм аны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен 200 мең сум акча таләп итә, акчаны йомышчы аша бирергә кирәк, ди. Әби билгесез кешегә ышана, хәбәрне ачыклап тормый һәм акчаны бирергә риза була.
Җинаятьчел төркемдә йомышчы ролен үтәүче, Казанда яшәүче “В“ акчаны ала һәм юкка чыга. 179 мең сумын ул кемлеге ачыкланмаган кешегә күчерә, калганын үзе тота.
Суд “В“ны РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне – мошенниклык, ягъни төркем белән алдан сөйләшеп алдау юлы белән чит милекне шактый зыян китереп урлауда гаепле дип тапты. Хөкем ителүченең шәхесен, гаебен тануын һәм үкенүен, җәзаны кырыслатырлык сәбәп булмавын исәпкә алып, аерым чикләүләр йөкләп, 3 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Хөкем ителүчедән зыян күрүче файдасына 200 мең сум эзләп алынды.
Р.Кәримов, 
Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев