erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкәте» слеты: йомгак ясау һәм бүләкләү

«Алгарыш» яшьләр үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең район слеты булып узды, ул беренчеләр советы рәисләрен һәм беренчел бүлекләрнең остазларын берләштерде.

«Алгарыш» яшьләр үзәгендә "Алдынгылар хәрәкәте"нең район слеты узды, ул беренчеләр советы рәисләрен һәм беренчел бүлекләрнең остазларын берләштерде.

Чарага җыелучыларны «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Арча муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Лия Ильина сәламләде.

- Бирегә барыбызның менә шулай җыелуы бүгенге көннең бик яхшы икәнен тагын бер кат исбатлый. Быелгы уку елының эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, лаеклыларга бүләкләр тапшырырбыз, – диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина актив катнашучыларның хезмәтләрен билгеләп үтте.

- Районыбызда «Алдынгылар хәрәкәте»нең югары дәрәҗәдә эшләве зур горурлык. Сезнең алда көн дә яңа мөмкинлеләр бар. Менә бүгенге слет та яңа яшьләр үзәгендә уза. Күңелегездә, уегызда булган теләк-хыяллар үссен, беркайчан да сүнмәсен һәм чынга ашсыннар, – диде ул.

Катнашучыларга хәрәкәт конкурслары йомгаклары буенча дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Республика күләмендә нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтеп, җиңү яулаган беренчел бүлекләр үз грант проектларын тәкъдим итте һәм планнары белән уртаклаштылар.

2025-2026 уку елы йомгаклары буенча «Иң яхшы беренчеләр Советы» конкурсы җиңүчесе булып Арчаның 6нчы урта мәктәбе танылды.

Слет кысаларында балалар хәрәкәтнең кыйммәтләре һәм юнәлешләре турында белемнәрен ныгытып кына калмадылар, ә медиаблогинг һәм волонтерлык күнекмәләрен дә арттырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев