erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина: «Бүгенге көнгә кадәр чишелеш тапмаган бер уңайсызлык бар»

22 май көнне районда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының эшчәнлегенә багышланган брифинг узды.

Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының кураторлары, район әти-әниләр комитеты рәисе, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы җитәкчесе,  “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары “Казан арты” музеена түгәрәк өстәл артына җыелдылар. 

Уку елы ахырына якынлашканда районда тәрбия эшенең бүгенге торышы һәм киләчәккә планнары каралды. Чараны “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина ачып җибәрде.  

– Безнең оешмабыз бер ел гына гамәлдә булса да, эшләгән эшләребез, куанырлык нәтиҗәләребез күп. Бүген аларга нәтиҗә ясарга һәм уртак эшебезнең киләчәге турында сөйләшергә җыелдык, - дип башлады ул сүзен. 

“Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле совет рәисе Ралина Зәйнуллина һәм район балалар иҗтимагый оешмаларының кураторы Әдилә Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар. 

– “Алдынгылар хәрәкәте” безнең өчен ул – мөстәкыйль булырга өйрәнү, команда да эшләү, төрле вәзгыятьтән чыгу юлларын табу һәм җаваплы булу. Безнең максат – хәрәкәткә күбрәк укучыларны җәлеп итү һәм эшчәнлегебезне җәелдерү, - диде Арчаның 1нче мәктәп укучысы Ралина Зәйнуллина. 

Әлеге юнәлеш буенча бүгенге көндә районыбызда 33 мәктәп, ике көллият һәм бер балалар бакчасы эшли. 2023-2024 уку елы дәвамында “Алдынгылар хәрәкәте” тәрбия өлкәсендә күп эшләр башкарган. Осталык дәресләре, флешбомлар, бәйрәм акцияләре, очрашулардан тыш, республикүләм ярышларда да алдынгы урыннарны яулый алар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күптән түгел генә узган “Алга! Киттек!” республикүләм форумында “Россия белән булу” патриотик тәрбия һәм тарихи хәтерне саклау өлкәсендәге эшләргә багышланган номинациядә Лесхоз мәктәбе командасы җиңүче исеменә лаек булды. “Бергә булу” мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышланган номинациядә Арча педагогия көллияте һәм Арчаның 6нчы мәктәбе командаларына лауреат исеме бирелде. Балалар иҗтимагый берләшмәләре өчен махсус “Хәрәкәттә булу” номинациясендә Наласа мәктәбе командасы лауреат булды. 

– Үзебезне төрле яктан күрсәтәбез, алдынгылар рәтендә барабыз. Тик бүгенге көнгә кадәр чишелеш тапмаган бер уңайсызлык бар. Ул – үзебезнең бина булмау. Чараларны төрле урыннарда оештырабыз. Очрашулар моңарчы район үзәк китапханәсендә узса, хәзер “Казан арты” музеенда, “Алгарыш” үзәгендә җыелабыз. Безгә мәйдан биргәннәре өчен аларга зур рәхмәт, - диде Лия Ильина.

Түгәрәк өстәл артына җыелучы белгечләр алга таба үсеш һәм хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар. Район әти-әниләр комитеты белән берлектә гаилә проектлары, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы белән бергә бәйгеләр үткәрү, шулай ук хәрәкәткә яңа балаларны җәлеп итү мөмкинлеге турында фикерләр яңгырады. Гаиләләр белән эшләүне киңәйтү киләчәккә максат итеп куелды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев