Райондашлар «Җәлил укулары»нда: VIII Халыкара бәйге җиңүчеләре бүләкләнде
«Җәлил укулары»нда Арча районыннан җиде җиңүче бар
2025 елның 20 октябрендә старт бирелгән VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен 15 февральдә бәйгенең гала-концертында бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.
Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Риназ Гарифуллин, Рәфинә Гарифуллина (укытучылары – Гөлшат Заһидуллина), Ранил Габделбәров (укытучысы – Диләрә Габделбәрова), Иске Чүриле мәктәбе укучылары Ләйлә Хисамиева (укытучысы – Раушания Әхмәтова), Жасмин Широян (укытучысы – Фәридә Сафиуллина), Арча 10 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина һәм 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина – VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләре.
Программа нигезендә алар Муса Җәлилнең Музей-фатирында, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләренең» төп нөсхәләрен чыгару» тантанасында һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты. Бәйгедә 2 урын алучы Рәфинә Гарифуллина Муса Җәлилнең һәйкәле каршында узган чарада шагыйрьнең "Раны" ("Яралар") шигырен башкарды.
Бәйгедә икенче ел җиңү яулаучы Рәмзия Гарифуллина үзеннән бигрәк, балаларының җиңүе өчен шатлана. Рәфинә һәм Риназ Гарифуллиннар моңарчы катнашкан булсалар да, җиңүләре беренче тапкыр. Өчесе өч төрле номинациядә катнашып, югары күрсәткечләргә ирешә Гарифулиннар гаиләсе.
«Үзем «Язучы фронтовиклар» номинациясендә катнаштым, кызым – «Муса Җәлил рус телендә», ә улым «Җәлилчеләр» номинациясендә, ягъни үзе язган шигырьне башкарып җиңү яулады. Бик матур, тетрәндергеч чараларда катнаштык. Гала-концертта күрсәтелгән тамаша күңелләргә үтеп керде. Шундый тарихи чараларның шаһитлары булуыбыз белән бик бәхетлебез, оештыручыларга рәхмәт», – диде Рәмзия ханым.
Фотолар: Р.Гарифуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев